Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Уңыш” җәмгыятендә агымдагы елның ноябрь аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар үткәрелде (фото)

“Уңыш” җәмгыятендә район, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның ноябрь аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар хуҗалыкның “Гигант” бүлекчәсендә булып, мал торакларын карадылар, кечкенә бозауларны тәрбияләү, терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше турында сөйләштеләр, шулай ук техника ремонты белән таныштылар. Пленар өлештә исә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

“Уңыш” җәмгыятендә район, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның ноябрь аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар хуҗалыкның “Гигант” бүлекчәсендә булып, мал торакларын карадылар, кечкенә бозауларны тәрбияләү, терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше турында сөйләштеләр, шулай ук техника ремонты белән таныштылар. Пленар өлештә исә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария белгечләре семинарлар вакытында терлекчелек тармагы буенча файдалы киңәшләр бирәләр, ничек эшләргә кирәклеген аңлатып, раслап күрсәтәләр. Әмма бу мәгълүматлар ай саен диярлек кабатланса да, кайбер хуҗалыкларда һаман да бер үк “таякка абыналар”. Бу юлы да семинар барышында продукция җитештерүне арттыру өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген әлеге хуҗалык базасында тагын бер кат искәрттеләр. Малларны тәрбияләү, азык рационы булдыру, терлекләрне утарларга саф һавага чыгару, абзарларны җилләтү һәм башка шундый, беренче карашка гади генә тоелган эшләрне дә онытырга ярамый, дип билгеләп үттеләр. 
Элеккеге “Тукай” хуҗалыгы бу елның апрель аеннан “Уңыш” җәмгыяте булып формалашып эшли башлады. Биредә инвестор да, директорлар да алышынды. Шул вакыттан соң берничә ай сизелми үтеп тә киткән. Яңа җитәкчеләрнең тырышлыгына карамастан, әле дә ныклап аякка баса алмыйлар, хуҗалык итүдә кимчелекләр күзәтелә. Әйе, бар әйберне таратуы җиңел, әмма яңадан торгызу бик авыр шул. 
- Хуҗалыкның 3080 мөгезле эре терлеге бар, шуның 910сы - савым сыерлар. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 12,2 литрны тәшкил итә, - диде хуҗалыкның директоры Илшат Фәхәров. – Аллага шөкер, әкренләп күрсәткечләрне яхшыртабыз, сөт саву, бозау алуга игътибар бирәбез. Терлекләргә кыш буена ашатырга азык запасы туплый алдык. Унбиш мең тоннадан артык сенаж, унбер мең тоннадан артык силос салдык, җитәрлек күләмдә печән, саламны төргәкләп, ябулы урыннарга куйдык. Һәркемгә дә билгеле: авыл хуҗалыгында сөт җитештерү төп акча чыганагы булып санала. Шуңа күрә безнең максат - көндәлек тулаем савымны 15 тоннага җиткерү, әгәр әлеге санга ирешә алмасак, хуҗалыкны алып бару бик авырга туры киләчәк. 
Мондый күрсәткечләргә чыгу өчен резервлар бар, ди белгечләр, мөмкинлекләрдән тулаем файдалана белергә генә кирәк. 
Семинар барышында биредә хезмәт куючы иң яшь егетләрнең берсе белән якыннанрак аралашырга туры килде. Югары Шөн авылыннан Иван Артемьевның маллар янында кайнашкан вакыты иде. Яшьләрне ферма тирәсендә күрергә ияләнмәгәнгәме, аның белән сөйләшеп, уй-фикерләре белән уртаклашасы килде. Ваняга егерме яшь, ул биредә ике ел тирәсе эшли икән. Аңа кадәр Кукмара аграр көллиятендә укып, повар һөнәрен үзләштергән. 
- Нишләп белгечлегең буенча эшләмисең? - дип кызыксынам егеттән. 
- Уку йортын тәмамлагач, Кукмарада эш эзләп караган идем, әмма бәхет елмаймады. Ә гаилә хәлләренә бәйле рәвештә, читкә китеп эшләргә теләмәдем, - диде ул. – Әлбәттә, повар эшен яратам. Өйдә дә төрле аш-су, камыр ризыклары әзерлим. Хәзерге вакытта Кукмара аграр көллиятендә тракторчы һөнәренә укучы энемә дә өчпочмаклар пешереп җибәрәм. 
Ваня фермада төрле эшләрне башкара: кирәк икән сыер да сава, бозауларны дә карый. 
- Бу эшләр миңа ят түгел. Үзебезнең шәхси хуҗалыкта да күпләп мал-туар асрыйбыз: дүрт сыер, үгезләребез бар. Сөтлебикәләрне чиләкле аппарат ярдәмендә савабыз. Фермада сыер савучыларны алмаштырган вакытта беренче савымга иртәнге сәгать дүрткә үк килергә туры килә. Иртән торырга ияләндем инде, хәтта будильник шалтыравын да ишетә башладым, - дип елмая егет.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk