Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Уттан берни калмый

Ул вакытта башымда балаларны коткарырга дигән уй гына бөтерелде, диде Мәмәшир авылыннан Лүзия Мөхәммәдиева

Ут, ялкын, янгын... Әлеге сүзләрне ишетү белән йөрәкләр куырылып, күңелне курку биләп ала. Чөнки бу афәт үзенең юлында очраган бар нәрсәне юк итә, кара көлгә әйләндерә. 30 апрель көнне Мәмәшир авылында чыккан янгын нәтиҗәсендә дә торак йорт янып, күмер өеменә әверелә һәм алты балалы гаилә урамда кала.

Кукмара янгын-коткару хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Мәмәшир авылында торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр 112 бердәм номерына 18 сәгать 50 минутта килеп ирешә. Мәмәширгә якын урнашкан Күкшел янгын күзәтчелеге хезмәте урынга килеп җиткән вакытта йортны тулысынча ут чолгап алган була. Янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршы ала.

Лүзия Мөхәммәдиева биредә гражданлык ире Айнур Суханов һәм алты баласы белән гомер иткән. Олы кызы Илзия Сәвәли авыл хуҗалыгы техникумында бакчачы, пешекче белгечлегенә укый, быел соңгы елы икән. Ә Лубянда белем алучы улы Илсафның ялга кайткан вакыты була.

- Янгын чыккан көнне Илзиядән кала бөтен балалар да өйдә иде, - дип, куркыныч вакыйгаларны искә алды Лүзия. – Мин башта ашарга пешереп йөрдем, аннары машинада кер юдыртып, аларны эләргә дип урамга чыгып киттем. Ишегалдында унбиш-егерме минут йөргәнмен микән, янгын турында хәбәр итә торган җиһаз тавышын ишетеп, өйгә йөгереп кердем. Ул вакытта башымда балаларны коткарырга дигән уй гына бөтерелде. Сигнал бирә торган әлеге җайланма ике урынга куелган иде: аш һәм зал бүлмәләренә. Мин кергәндә телевизор карап утырган балалар, нишләп өйдә ут сүнде микән дип, як-якларына карашып, аптырашып утыралар иде.

Әни кеше балаларын җыйнап, урамга алып чыга, аңа улы Илсаф та булыша. Ул яңадан кереп янгынны сүндермәкче дә була, әмма шул арада өй эчен куе төтен чорнап ала.

- Галәмәт булды ул, берничә минут эчендә ут телләре бар җирне ялмап алды, - диде Лүзия. – Янгын келәттән чыккан, анда электр чыбыгында кыска ялганыш булган, диде белгечләр. Әле күптән түгел генә өйдәге суыткычны да шунда чыгарып куйган идем. Келәттә ачык урыннар күп иде, шуңа күрә бик тиз янып киткәндер инде. Балаларым, Аллага шөкер, тәртипле минем, шырпы-ут белән уйнамадылар. Күршеләр, авыл халкы белән дә дус-тату яшибез. Күпбалалы булгач, төрле яклап ярдәм итәләр, кием-салым да бирәләр иде. Кызганыч, аларның барысы янып юкка чыкты, өстебездә ни булган, шуның белән урамда басып калдык.

Мөхәммәдиевлар гаиләсе бүгенге көндә Лүзиянең бертуган сеңлесе Илнарияләрнең ана капиталы акчасына сатып алган йортларында вакытлыча гомер кичерә. Хәзер бөтен хуҗалыкны яңадан булдырырга кирәк аларга, ә бу бик күп чыгымнар таләп итә.
Хөрмәтле райондашлар, изге Рамазан аенда әлеге гаиләнең кайгысына битараф калмасак, кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде.
 

Банк реквизитлары

Получатель: Мухамадиева Люзия Рашитовна
Счет  получателя: 40817810762000450291
Банк получателя: Отделение “Банк Татарстан” №8610 ПАО Сбербанк г. Казань
ИНН Банка получателя: 7707083893
БИК Банка получателя: 049205603
Кор/счет: 30101810600000000603
Код подразделения Банка по месту ведения счета карты (для внутренних переводов по системе Сбербанк): 4286100737
SWIFT-код: SABRRUMMNAI
Номер карты: 4817760116786744

реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk