Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ут капкан фермадан 50 сыер һәм 70 бозауны коткарганнар

«Кызыл әтәч» 60 квадрат метр мәйданда ферманың түбәсен юк иткән.

Питрәч районында ут капкан фермадан 50 сыер һәм 70 бозауны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 3.25 сәгатьтә кизү диспетчерлык хезмәтенә республиканың Питрәч районы Шәле авылы фермасында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр урынга өч минут эчендә килеп җиткән. Биредә аларны ферма хезмәткәрләре каршы алган, алар үз көчләре сыер һәм бозауларны урамга чыгарган.

Ут белән көрәшүчеләргә янгынны (ялкын телләре бинаның түбәсен ялмап алган була) бер сәгать эчендә сүндергән. Каравылчылар, эшчеләр һәм янгын сүндерүчеләр көче белән фермадагы 50 сыер һәм 70 бозауны коткарып калганнар.

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181767/

 Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев