Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Урта Комарда хоккей тартмасы ачылды

Тартма ачылу тантанасыннан соң, Түбән һәм Югары Комар авылы командалары арасында иптәшләрчә матч үткәрелде

Хоккей тартмасы ачылу – авыл халкы өчен бик мөһим чара. Күптән түгел шундый спорт объекты Урта Комар җирлегендә дә эшли башлады.

Тартма төзелеше үзара салым акчалары хисабына башкарылды. Ачылу тантанасына җыелучыларны авыл җирлеге башлыгы Юрий Исынбаев тәбрикләде. Шулай ук район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Алмаз Галәветдинов, спорт ветераны Артур Зәкиевлар да бәйрәмгә килүчеләргә җылы котлау сүзләрен ирештерделәр һәм әлеге эшне башлап йөрүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Тартма ачылу тантанасыннан соң, Түбән һәм Югары Комар авылы командалары арасында иптәшләрчә матч үткәрелде. Уенда югарыкомарлылар җиңеп чыкты.

Бәйрәмдә мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре һәркемне тәмле беленнәр һәм кайнар самовар чәе белән сыйлады. Хоккей тартмасы янында күңелле, шат авазлар кичкә кадәр тынып тормады.

Балалар буш вакытларын компьютер каршында үткәрүгә караганда, спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә, саф һавада йөрүгә күбрәк игътибар бирсеннәр иде.

Светлана ТУКТАЕВА, Түбән Комар авылы китапханәчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев