Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Урта Комар җирлегендә хисап җыелышы булды

Җирлектәге 262 хуҗалыкта 960 кеше яши.

Гыйнвар аенда, гадәттәгечә, авыл җирлекләрендә үткән елда башкарылган эшләр турында хисап җыеннары башлана. Быел да халык алдында чыгыш ясау өчен районда биш эшче төркем төзелде. Без, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге төркем, быелгы эшебезне Урта Комар җирлегеннән башладык. 

Гадәттә, авыл кешесе җыелышларда кеше алдына басып сорау бирергә, үтенечен җиткерергә кыенсына. Арада бик батырлары гына үз фикерен әйтергә мөмкин. Шуңа күрә әле җыелыш башланганчы ук берничә авыл кешесе белән сөйләшеп алырга булдык. 

Урта Комар авылы мәдәният йортына таба килүче апаны юлда ук туктаттык. «Авыл җирлеге башлыгы Сергей Федоров эшеннән без бик канәгать. Кайсы сорау белән генә мөрәҗәгать итсәң дә, файдалы һәм кирәкле җаваплар аласың. Халык белән аңлашып эшли. Быел Урта Комарда чишмә ясадылар, хәзер көн саен суга шунда йөрибез. Сергей Викторович яшь кеше әле ул, энергияле. Исән-сау булып эшләсен генә», — ди бу авылда яшәүче Римма Фәйзуллина.

Сергей Федоров бу җаваплы постка узган елның 1 июнендә билгеләнгән. Югары белемле инженер-технолог, берничә ел Казанда эшләгән, өч бала әтисе гаиләсе белән туган ягына кайтып төпләнергә булган. 

Җыенда үз чыгышын ул саннардан башлады. 

— Җирлектәге 262 хуҗалыкта 960 кеше яши, әмма демографик хәл күңелне борчый, узган ел 7 бала туса, 14 кеше бакыйлыкка күчте, — диде ул. — «Әсәнбаш» агрофирмасында 80 кеше эшли, 54 кеше — бюджет өлкәсендә. Шулай ук Кукмарадагы оешмаларда, вахта методы белән Казан, Мәскәү шәһәрләренә йөрүчеләр дә күп. Шунлыктан хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларыбыз юк. Алкогольле эчемлекләр сату буенча без районда исемлекнең ахырында булсак та, шунысы күңелле хәл: җирлегебездә явыз ният белән спиртлы эчемлек кулланучылар юк дәрәҗәсендә. Елдан-ел авылларыбызның йөзе яхшы якка үзгәрә. Яңа йортлар төзелә, яшәүчеләр йортларын киңәйтәләр һәм төзекләндерәләр.

Җирлектәге халык эшчән, терлек, кош-корт асрап көн күрә. Әнә сөтлебикәләрнең дә саны өченче ел белән чагыштырганда 8гә арткан. 339 мөгезле эре терлекнең 125е савым сыерлар икән. 

Үзара салым акчасы 277 мең 500 сум җыелып, ул дәүләттән 1 миллион 387 мең 500 сум булып кире кайткан. Бу сумманың 224 мең сумга якыны Урта Комарда чишмә төзекләндерүгә тотылган. 514 мең сум акча Түбән Комарда юл полотносын рәтләү, су торбасы урнаштыру һәм мәктәп автобусы борылышын тәртипкә китерү өчен киткән. Урта Комар, Салкын Чишмә, Югары Комар авылларындагы зиратлар өчен будкалар төзү 251мең 944 сумга төшкән. Үзара салым акчасының бер өлешенә урамнар өчен яктырткычлар сатып алынган һәм урнаштырылган. Шулай ук җирлектәге җәйге, кышкы юлларны тәртипләп тору да шактый суммалар таләп итә

Юкка гына җыенга килгән апалар, алар белән аралашканда: «Юлларыбыз буран вакытында да чалт итеп йөрерлек булды, хәтта Кукмарада да юк мондый чиста урамнар», — димәгәннәрдер. Хәзерге заманда юл иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булганын җирлек җитәкчелеге яхшы аңлый. 

Хисап чыгышыннан күренгәнчә, 2022 елның ноябрь аенда үткән халык җыенында Урта Комарда чиркәү кирәклеге турында сүз кузгатыла, урыны да билгеләнә. Бер елдан соң аның нигезенә дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы төстә беренче таш салына. Хәзер инде февраль аенда подрядчы оешма төзелеш эшен башлап җибәрергә планлаштыра. 
Җирлектә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен дә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр икән: челтәрләр үрәләр, блиндаж шәмнәре, мичләр ясыйлар, йон оекбашлар бәйлиләр, гуманитар ярдәм җыялар. 

 

Шул ук вакытта җыенга килүчеләр Югары Комардагы су башнясын алыштырасы иде, 1960 елларда төзелгән башня бүгенге көндә авыш тора, теләсә кайсы вакытта килеп төшәргә мөмкин, диделәр. Шуны күздә тотып, үзара салым акчасына бу эш буенча проект эшләтелгән. Республикадагы программаларга «үтеп» булмасмы, дигән үтенечләрен белдерделәр. Аларны шулай ук Югары Комарда клуб һәм башлангыч мәктәп булмавы да борчый. Урта Комар янындагы күпер дә төзекләндерүне сорый икән. Бу авылның су башнясы янында «Әсәнбаш» агрофирмасының аммиак цистерналары тора. «Шуннан өйләребезгә су килә, ничә ел әйтеп тә аларны башка җиргә күчереп куючы юк», — диде апалар. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина үз чыгышында халыктан килгән сорауларга җаваплар бирде, районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары җитәкчесе Эльвира Закированың бүгенге көндә халыкны алдалауның киң таралган юлы — мошенниклык турындагы чыгышын да халык бик кызыксынып тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев