Укытучыларга 200 мең премия бирелә
Укытучылардан методик эшләр авторы булу, укучыларының соңгы өч ел эчендә имтиханнарда яхшы күрсәткечләргә ия булуы сорала
Белем бирүдә зур уңышка ирешкән укытучылар 200 мең сумлык премиягә дәгъва кыла алачак. Мондый эчтәлекле документның проекты норматив-хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган. Әлегә проект гамәлгә кертелмәгән, фикер алышу бара.
Документта күрсәтелгәнчә, матди бүләк алдынгы укытучыларга биреләчәк. Төп шартлар арасында — 3 елдан да ким булмаган педагогик стаж, мәктәптә укыту. Административ функцияләрне башкаручы хезмәткәрләр премиягә дәгъва кыла алмыйлар. Укытучылардан методик эшләр авторы булу, укучыларының соңгы өч ел эчендә имтиханнарда яхшы күрсәткечләргә ия булуы сорала.
Ел саен 5 октябрь, Укытучылар көне, алдыннан 1000 премия тапшыру каралган. Һәркайсысының күләме — 200 мең сум.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев