Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Укучыларымның җиңүләре – хезмәтемә зур бәя, ди Байлангар урта мәктәбенең укытучысы Фәридә Гарифуллина

Ул Татарстанның иң яхшы укытучыларына премияләр бирү буенча үткәрелгән конкурста катнашып, егерме биш укытучы арасында җиңеп чыккан. 

“Бөтен кеше дә эшли, минем беркемнән дә артык җирем юк”, - диде Байлангар урта мәктәбенең биология-химия укытучысы Фәридә апа Гарифуллина, үзе турында язарга теләгәнебезне белгәч. Әйе, мактанырга да, башкарган хезмәтләре, ирешкән уңышлары турында һаваланып сөйләргә дә яратмый ул. Нәкъ менә укытучылар кебек сабыр, тыйнак, мөлаем...

Фәридә апа тумышы белән Березняк авылыннан. Әти-әнисенең ныклы канаты астында биш бала тәгәрәшеп үсәләр алар. Әминә апа белән Мөшәррәф абыйның тырышлыгы белән барысы да югары белем алалар, тормышта югалып калмыйча башлы-күзле булалар. Егет-кызларның өчесе укытучы һөнәрен сайлый: Нурзидә апа Березняк урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, ә Рәхимҗан абый тормыш иминлеге нигезләре, физик тәрбия фәннәреннән балаларга белем бирә. Фәридә апа исә мәктәп тормышына бераз гына соңрак килеп керә.

- Мин дә югары сыйныфны тәмамлаганнан соң туган телебезне ныклап өйрәнергә теләгән идем, әмма апа бер йортта ике татар теле укытучысы булмас, дип, уйларымнан кире кайтарды, - дип елмая әңгәмәдәшем.

Шулай итеп, ул Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетына укырга керә. Аннан соң яшь белгеч Кукмара “Агрохимсервис” оешмасы лабораториясендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Ике ел эшләгәч, Фәридә апа үзен укытучы буларак сынап карарга уйлый. Ни дисәң дә, мәгариф системасы тотрыклы эш урыны бит, ди ул. Һәм яшь мөгаллимә мавыктыргыч мәктәп дөньясына ничек кереп киткәнен сизми дә кала: бар күңеле белән балаларга химия-биология фәнен укыта, алар белән төрле тәҗрибәләр үткәрә... Мәктәп бакчасын да аңа ышанып тапшыралар.

- Мине эшкә Байлангар урта мәктәбе директоры Хәтмулла Гәрәй улы кабул итеп алды. Аның турында күңелемдә бары тик җылы хатирәләр генә саклана, эшләгән кешене күрә белде, рәхмәт аңа. Мәктәпнең хәзерге директоры Илсур Шәрәфиевичны да бары тик уңай яктан гына бәялим. Гомумән, коллективыбыз искиткеч әйбәт безнең, ярдәмчел, дус-тату, - дип сөйли тәҗрибәле укытучы. – Без – яшь белгечләрне мәктәпнең тулай торагына урнаштырдылар, күңелле вакытлар иде бу. Анда бергә яшәгән кызлар, барыбыз да диярлек, Байлангар киленнәре булып куйдык.

Заман белән бергә атлый Фәридә апа: өстәмә китаплар укый, дәресне укучыларга аңлаешлы, үтемлерәк итү өчен презентацияләр ясый. Кызганыч, балалар саны гына елдан-ел кими бара, диде ул, борчылып.

- Кайвакыт химик реактивлар да җитми, әмма мөмкинлектән чыгып лаборатор эшләрне үткәрергә, укучыларда кызыксыну уятырга тырышам, тәҗрибәне укучылар үз куллары белән ясасыннар димен, - диде әңгәмәдәшем.

Фәридә апаның тырышлыклары бушка китми, әлбәттә, аның укучылары район, республика күләмендә генә түгел, Рәсәй буенча химия, биология, экология фәннәреннән олимпиадаларда алдынгы урыннар яулый.

- 2017-2018 елда Динә Абдуллина экология буенча Бөтенроссия этабында призер булды. Шул нәтиҗә белән ул Мәскәү дәүләт университетына укырга керде, экология юнәлешендә белем алуын дәвам итә. Шулай ук апалы-сеңелле Дилә, Эльвира Әминовалар химия-биология фәннәреннән республика этабында җиңү яуладылар. Бүгенге көндә алар медицина өлкәсендә белем алалар. Мин укучыларым белән чиксез горурланам, аларда белемгә омтылыш шулхәтле зур булды, - диде ул. – Аларның яулаган үрләре хезмәтемнең нәтиҗәсе булып тора. Мин укучыларыма һәм аларның әти-әниләренә чиксез рәхмәтлемен.

Фәридә апа үзе дә - бик күп грамота, бүләкләр иясе. “Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. Күптән түгел генә ул Татарстанның иң яхшы укытучыларына премияләр бирү буенча үткәрелгән конкурста катнашып, егерме биш укытучы арасында җиңеп чыккан. 

Фәридә апаның шәхси тормышы да түгәрәк.  Алар тормыш иптәше Рафыйк абый белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә онык сөяләр. Авыл җирендә эш бетә мени: маллар да асрыйлар, бакчасында яшелчә, җиләк-җимешен дә үстерәләр. Ә буш вакытларымда әз-мәз кул эшләренә алынам, кроссвордлар чишәргә, газета-журналлар укырга яратам, ә менә күргәзмәләргә куярлык эшләнмәләр ясаган, булдыклы кешеләргә сокланып карыйм, диде ул.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X