Украинада барган махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз туган авылында җирләнде
Айнурга нибары 32 яшь иде.
Украинада барган махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Шәрәфиев Айнур Сәлмән улын туган авылы Әсән-Елгада соңгы юлга озаттылар. Ул хәрби частьның регулировщигы булып хезмәт иткән.
Айнур белән саубуллашырга, аның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга авылдашлары, дуслары, бергә эшләгән хезмәттәшләре җыелган иде. Әсән-Елга авылы мәдәният йортында узган матәм-митингта район башлыгы Сергей Димитриев, республика Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасының «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илнар Хафизов, «Казаньоргсинтез» җәмгыятенең генераль директор урынбасары Рафаэль Сәфәров, район хәрби комиссары Альберт Гомәров һәм башкалар чыгыш ясады.
Айнурга нибары 32 яшь иде. Ул Пычак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Кукмара һөнәри училищесында белем алган, армия хезмәтендә булып кайткан, «Казаньоргсинтез» җәмгыятендә эшләгән.
Якташыбыз, хәрбинең авылдашы Илнар Хафизовның җылы сүзләрен тын да алмый, күз яшьләре аша тыңладык.
«Сәлмән абый белән Сәкинә апа - үз тырышлыклары белән көн күрә торган, бик хөрмәтле гаилә. Алар Айнур һәм Илнур исемле ике ул тәрбияләп үстерделәр. Айнур бик ипле, тыныч холыклы, тырыш иде. Ул беркайчан артыгын сөйләшмәде, йөзеннән ягымлы елмаю китмәде. Гөлчәчәк белән матур гына гаилә корып, кыз һәм ул үстерәләр иде. Иде дип әйтергә, үткән заманда сөйләргә миңа бик авыр. Бүгенге көндә Украина территориясендә бара торган хәрби операциядә илебездән, республикадан, районыбыздан һәм безнең авылдан да егетләр катнаша, Ватан алдында булган бурычларын үти, тынычлык булсын, гаиләләр имин яшәсен дип батырлык күрсәтә. Әмма тәкъдиргә шулай язылгандыр, кызганыч, Айнурның япь-яшь гомере чит җирләрдә өзелде. Бу - Шәрәфиевлар гаиләсенә генә түгел, ә авылыбызга килгән бик зур, тирән кайгы. Мин үземнең, барлык авылдашлар, яшьләр исеменнән Айнурның якыннарының тирән хәсрәтен уртаклашам. Тыныч йокласын, урыннары җәннәт түрләрендә булсын, укыган Коръән аятьләре аның рухына дога булып барып ирешсен. Калганнарыбыз исән-имин булыйк. Авылыбызның батыр егетен без беркайчан онытмабыз. Аның исеме, ул үзе күңелләрдә мәңге сакланыр», - диде ул.
«Айнурны эшкә минем белән бергә ун елдан артык хезмәт куйган дуслары алып килгән иде. Беренче көннән үк ул үзен тырыш, билгеләнгән бурычны тиешенчә, җиренә җиткереп башкара торган җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтте. Без гаиләләребез белән дә аралаша, ел саен җәен табигатькә чыгарга тырыша идек. Якын дустымны югалтуга ышанасы да килми. Без аны беркайчан онытмабыз», - диде «Казаньоргсинтез» оешмасының әйдәп баручы инженеры Рамил Мәрданов.
Хәрбинең укытучыларына, сыйныфташларына да бик авыр.
«Укучыбыз бик тырыш, актив егет булып күңелләргә кереп калыр. Иртә белән белем йортына елмаеп килеп керә дә, дәресләрдән соң һәркем белән саубуллашып, елмаеп чыгып китә иде ул. Айнур дуслыкның кадерен белде, ярдәмчел булды, мәктәпнең барлык спорт ярышларында актив катнашты. Чын мәгънәсендә, батыр йөрәкле булды. Матур, тырыш гаиләдә туып-үсте, бабасы хуҗалыкның алдынгы тракторчысы иде. Якыннарына Ходай сабырлык бирсен», - дип искә ала аны ветеран укытучы Рәисә Нәкыйпова.
«Мәктәптә укыганда үзенең үтә дә йомшак булуы, нечкә күңеллелеге, эчкерсезлеге белән аерылып торды ул. Беркемгә начар сүз әйтмәде, рәнҗетмәде, һәрчак ярдәмгә ашыкты. Белем йортын тәмамлап, олы тормыш юлына чыккач та, әлеге сыйфатларын югалтмады. Гаиләсендә сокланырлык гаилә башлыгы, эшендә, күршеләре, дуслары арасында зур хөрмәттә булды. Айнурның арабыздан китүе - бик зур югалту. Аның ап-ак тешләрен күрсәтеп, матур итеп елмаюы безнең күз алдында мәңге сакланыр. Үлем үкенечсез булмый, диләр. Чыннан да, күпме әйтелмәгән сүзләр, күрешә алмаган очрашулар калды...» - ди сыйныфташы Гөлзифа Садриева.
Мәрхүмнең әти-әнисе, тормыш иптәше, якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев