Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Учан апа: Бүгенге көндә мин кунакта яшим

Учан апа белән бакыйлыкка күчкән чордашларын искә алып, онытылып бара торган хатирәләрне яңартып, озак утырдык. Колхозлашу, репрессия, Бөек Ватан сугышы фаҗигаләрен кичергән авылдашларымның һәрберсе турында китап язарлык. Бүгенге язмам шул чорларның авырлыгын үз башыннан кичергән, катлаулы гыйбрәтле тормыш юлы үткән Учан апаның үзе турында.

Туган авылым Түбән Үрәстә яше туксаннан узган Учан апа яши.  Күптәннән инде үзе белән очрашып, хәл-әхвәлләрен белешеп, авылымның үткәне турында сораштырасым килеп йөри идем. Ниһаять, ниятемне тормышка ашырдым. 

Учан апа белән бакыйлыкка күчкән чордашларын искә алып, онытылып бара торган хатирәләрне яңартып, озак утырдык. Колхозлашу, репрессия, Бөек Ватан сугышы фаҗигаләрен кичергән авылдашларымның һәрберсе турында китап язарлык. Бүгенге язмам шул чорларның авырлыгын үз башыннан кичергән, катлаулы гыйбрәтле тормыш юлы үткән Учан апаның үзе турында.

Тамырлар.  «Әнием ике катлы зур өйдә туа...»

- Тулы исемем – Александра Игнат кызы. Ирем дә, авылдашлар да Учан дип кенә эндәштеләр. 1929 елның яз аенда Иске Оча авылында удмурт гаиләсендә дөньяга аваз салганмын.  Быел 91 яшь тулды, - дип, саф татарча сүзен башлады Учан апа. - Әнием Татьяна ягыннан әбиләрем Иске Оча авылының бик бай кешеләре була. Әнием ике катлы зур өйдә туып, байлыкта-муллыкта буй җиткерә. Авылдаш егете Игнатка кияүгә чыгып, бер-бер артлы абыемны, мине, сеңлемне дөньяга китерә. Матур гына яшәп ятканда, хәлле кешеләрне авылдан сөрә башлыйлар. Әниемнең әти-әнисен уллары белән бергә Магнитогорск якларына сөргенгә җибәрәләр. «Зур җинаятьчеләр кебек районнан мылтыклы хәрбиләр килеп алып китте үзләрен, саубуллашырга да ирек бирмәделәр», - дип елап сөйли торган иде әнием.

Колхоз тартып алган өйнең беренче катында ашханә белән пекарня урнаша. Икенче катында авыл яшьләре өчен клуб ачалар. Әнием бу хәлләрне бик авыр кичерә. 1937 елны авырып, өч баласын ятим калдырып бакыйлыкка күчә. Әни үлгәндә, мин икенче сыйныфта укый идем. Бер-ике елдан әтиебез Пойкино авылыннан бер улы булган Анастасия исемле икенче әни алып кайтты. 1940 елда Коля исемле энем туды. 1941 елда әтине сугышка алдылар. Үги әниебез кулында берсеннән-берсе кечкенә 5 бала калдык. Бәхетебезгә каршы, икенче әниебез дә бик мәрхәмәтле, тырыш кеше булды. Сугыш вакытында да сыерны бетермәде. Олы йөрәкле әниебез барыбызны да бертигез күреп яратты, үз авызыннан өзеп булса да, безне ач итмәскә тырышты. Аллага шөкер, әтиебез сугыштан исән-сау кайтты. 1946 елны, алтынчы бала булып, кечкенә сеңлебез дөньяга аваз салды. Әти-әниле тигез тормышта озак яшәргә язмаган икән безгә. Сеңлемә бер яшь тулганда, барыбызны да икенче кат ятим калдырып, Анастасия әниебез мәңгелеккә китеп барды. Бик авыр кичердек бу югалтуны. 42 яшьтә генә булса да, әтием башка өйләнмәде. Безгә әти дә, әни дә булды. Ипиен дә пешерде, керен дә юды, колхоз эшенә дә өлгерде. Без, балалар, көчтән килгән кадәр булышсак та, сугыш, кайгы-хәсрәт, дөнья мәшәкатьләре әтиебезнең саулыгын какшаткан иде инде. Барыбызны да зур дөньяга чыгарып, кечкенә сеңлебезне 20 яшенә кадәр тәрбияләп, 1966 елда нибары 62 яшендә вафат булды әтиебез. 
                                                     
 

Үзе турында. «Бүгенге көндә мин кунакта яшим», - ди Учан апа

- Бик яшьли җигелдем мин тормыш арбасына. Сугыш чоры балалары кичергән бар авырлыкны да үз җилкәмдә татыдым. Колхоз эшеннән бушаган арада 25 чакрым ераклыктагы Кукмара базарына, уфалла арбасы тартып, бәрәңге сатарга бара идем. Авыл хатыннары белән бергә 50 чакрым ераклыктагы Гурьевка авылыннан симәнә (чәчү) орлыгын җәяүләп алып кайтырга да туры килде.

1953 елда Түбән Үрәс авылының Василий Андреев дигән егетенә кияүгә чыктым. Бер-бер артлы 3 кызыбыз туды. Берничә ел авыл мәктәбендә эшләдем. Иртә таңнан торып, укучылар килгәнче, сыйныф бүлмәләрен җылытып, идәннәрен юып куя идем. Мичкә ягар өчен утынны үзем ярам, үзем өям. Яздан алып кара көзгә кадәр яшелчә утырту, җыю, уңышны  урнаштыру кебек эшләрнең барысы да – минем җилкәдә. Мәктәп карлыганын 12 чакрым ераклыктагы Тәкәнеш базарына көянтә белән ташып сата идем. Эш өчен кирәк булган көрәктер-чиләктер кебек әйберләрне шул акчага алып кайттым. Укучы балалар җир казу, су сибү кебек эшләргә булышса да, мәктәпнең 500 куянын карау тулысы белән минем өстә иде. Бертуктаусыз балалап торган куяннарга көнгә өч тапкыр кырдан яшел печән җыеп ашатырга кирәк. Яңгырлы пычрак көннәрдә уфалла арбасын тартып кайтулар газапка әйләнә иде. Намус белән эшләдем. Бер генә куянны да өемә алып кайтмадым. Итен ашамадым. Мәктәптән киткәч, колхоз амбарында орлык агулау эшендә 15 ел хезмәт куйдым. Әтиемнең ачы язмышын мин дә кабатладым. 36 яшемдә ирсез калып, толлыкның бар ачысын үз башымнан кичердем. Аллага шөкер, кызларым, кияүләрем акыллы, тырыш булдылар. Алты оныгым бар. Бүгенге көндә мин «кунакта» яшим. 90 яшемне котларга район кешеләре килгән иде. 100 яшемә дә килерсез, Алла боерса. Бу рәхәт дөньяны бер дә калдырып китәсем килми», - дип чакырып калдым үзләрен. 

Вася абый бик күркәм холыклы ир була

Вася абый 1928 елда туа. Әтисе Андрей, әнисе Мария белән яшәп ятканда, сугыш башлана. Андрей абыйны Балтач районында мәктәп директоры булып эшләгән җиреннән сугышка алалар. Беренче елында ук хәбәрсез югала ул. Мария апа Васяны кайнанасы Настя түтәй янында калдырып, авылдагы 3 балалы иргә кияүгә чыга. Яңа гаиләгә улын бик аласы килсә дә, рәнҗетерләр дип  курка Мария апа.

Иренең кияүгә чыкмаган апасы бик каты бәгырьле була шул. 13 яшьлек үсмер егет әнисенең бу адымын бик авыр кичерә. Киленен гаепләми Настя әби, ятим оныгын бик яратып үстерә. Вася үз әнисе белән аралашып яшәсә дә, әбисенә әнием дип эндәшә. Бик акыллы егет булып үсә ул. 3 баласын сугышта югалткан сабыр, олы йөрәкле әбисенең йөзенә кызыллык китерми. Тәмәке тартмый, аракы эчеп йөрми. Бик күркәм холыклы ир була Вася абый. Өйләнгәч тә тиз генә башка чыгарга ашыкмый. Настя әбинең үз балалары да яшәгән өйдә 3 гаилә 11 ел бергә бик тату гомер кичерә. 

1963 елда Вася абый үзенә йорт салу нияте белән колхозның электр подстанциясенә эшкә керә. Ике көн эшләгәч, ике көн ял бирәләр бу эштә. Шул кызыктыра Вася абыйны. Куллары алтын ир, осталар яллап, үзе дә алардан калышмыйча өй җиткерә, янына мунчасын да салып куя. Яңа өендә бер генә ел яшәп кала ир солтаны. 1965 елның октябрь аенда югары көчәнешле электр баганасы башында факел булып дөрләп кабына ул. 37 яшьлек ирнең җаны мизгел эчендә күкләргә күтәрелә. Тетрәндергеч фаҗиганең сәбәпчесе үз авыл кешеләре булуын беркем дә башына китерми ул көнне. Үзен тол, балаларын әтисез калдырган бу кешенең исемен Учан апа төгәл 30 елдан соң гына беләчәк әле... 

Кызлар: «Бергә булдык, бердәм булдык», - ди

- Әти үлгәндә, миңа – 10, уртанчы кыз Галяга – 7, төпчек кыз Маргаритага 3 яшь иде. Әтиебез бик йомшак күңелле булды. Шуклык эшләп берәр нәрсә ватсак, әнигә түгел, ә әтигә әйтә идек, чөнки ул безне беркайчан да орышмады, - ди кызларның олысы Аля, балачак мизгелләрен искә төшереп. 

«Бервакыт сеңлем белән өр-яңа өстәлгә язу карасы түктек, - дип, апасы сүзләрен җөпли Галя, күз яшьләрен көчкә тыеп. - Әнигә әйтмичә генә, әти белән өстәлне чистартып, өстенә клеенка җәеп куйдык. Әти үлгәч кенә ачтык бу серебезне. Әтиебез оста куллы иде, безгә аяк киемнәренә кадәр тегеп кидертте. Гел кыз алып кайтасың дип, әнине бер дә әрләмәде. Төпчек сеңлебез тугач, бала тудыру йортына әти безне дә алып барды. Кара әле, Учан, өченче кызым тагын да матуррак, дип, әнине сөендергәне хәтеремдә калган. Әниебез безне бөтен эшкә өйрәтте. Бакча рәшәткәләрен дә тоттык, идән сайгакларын да алыштырдык, өзелгән электр чыбыкларына кадәр үзебез ялгап куя идек. Укып һөнәр аласыбыз бик килсә дә, әни эшләгән акчага бу мөмкин түгел иде. Монда да җаен таптык. Бер-беребезгә белем алырга ярдәм иттек. Башта Аля апа, заводта эшләп, мине техникумда укытты. Мин бухгалтер булып колхозга кайткач, апам Глазов педагогика институтында 5 ел укып чыкты. Кичтән апа янына поезд белән барам да 1 ай яшәрлек акча, әни төйнәп биргән азык-төлекне калдырып, иртә белән эшкә кайтып җитә идем. Аля укуын тәмамлап эшли башлаганда, Рита укырга керде. Бергә булдык, бердәм булдык. Кызларын күреп, әтиебез горурланмый калмас иде. Дус, тату итеп үстергән әниебезгә бик рәхмәтле без». 

Авылдашлар. «Игелекле авылдашларым күбрәк булды»

- Шушы фаҗигадән соң берөзлексез еладым, туктый алмадым, - дип үткәннәрне искә ала Учан апа. - Иремнең  җидесен үткәрер алдыннан елый-елый мич агартып ятам шулай, авылдашларым Мәхезүмә апа белән Нәгыймә апа килеп керделәр. Үзләре белән зур гына китап та алып килгәннәр (Коръән китабы - авт.) Алар укый, мин елыйм. Елама, Учан, нык бул, кызларың  калды, - дип юаталар мине.

Аллаһының сүзләре, авылдашларымның догалары тынычландырды. Шул көннән соң елаудан туктадым. Ятим кызларым хакына, сөекле иремнең  вакытсыз өзелгән гомере өчен дә яшәргә тиеш идем мин. Багана башында кеше эшләгәнен күрә торып, югары көчәнешле ток тоташтырган, иремне газаплы үлемгә дучар иткән адәмнең исемен авылдашларым 30 ел үткәч кенә әйтте миңа. Йөрәк яраларымны кузгатасылары килмәгәндер бәлки. Район тикшерүчеләре дә, авыл җитәкчелеге дә шикләнгән бу кешедән: «Учан гына белмәсен инде үтерүченең кем икәнен», - дип, эшне бик тиз генә ябып та куйганнар. Күрәсең, үзләре дә җавап бирүдән курыкканнардыр. Иремне үтерүче янына барып тавыш күтәреп йөрмәдем. Аллаһы җәзасын үзе бирер, дидем. Шул елны булган тагын бер хатирә күңелемдә уелып калган. Күмү, аш үткәрү мәшәкатьләре белән берничә көн эшкә чыкмаган идем. Колхоз миңа печән бирмәде. Ел буе эшләгәнемне исәпкә дә алмаганнар. «Минем өлешне бирмәсәгез дә, ирем хакын бирегез, ул да колхозда эшләде бит», - дип ялварып председательнең өенә бардым. «Иреңә багана башына менәргә мин куштыммени?» - диде. Ии, урам буйлап елап кайттым инде. Ятим кызларымны өлешсез калдырган бу кеше дә – күптән гүр иясе. Шулай да игелекле авылдашларым күбрәк иде. Авыр вакытымда җылы сүзләре белән яшәргә көч биргән, дус-тату эшләгән авылдашларымның да күбесе бу дөньяда юк инде, урыннары җәннәт түрләрендә булсын.

13 октябрьдә Вася абыйның вафат булганына 55 ел тулды. Яшьлек мәхәббәтенә тугры калып, берсеннән-берсе акыллы кызлар үстергән авылдаш апага киләчәктә дә тыныч, бәхетле көннәр телим. Балаларыгызны сөендереп, яшьләргә үрнәк булып, 100 яшьлегегезне дә иминлектә, саулыкта каршыларга язсын сезгә, Учан апа! 

Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА,
Казан

фото: шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X