Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Уңай шәһәр мохите булдыру буенча бөтенроссия бәйгесендә Татарстаннан 14 проект җиңде

Бәйге нәтиҗәләре буенча, республика гомуми суммасы 920 миллионлык грант алачак.

 Кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңай шәһәр мохите булдыру буенча бүген төгәлләнгән бөтенроссия бәйгесендә Татарстан  вәкилләре 14 грант отты. Гомуми федераль финанслану күләме 920 млн сум булачак. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман инстаграмда хәбәр итте.

  • Республикадан тәкъдим ителгән 23 гариза 1,5 млрд грант акчасы өчен бөтенроссия бәйгесе финалына узган иде. Бәйгенең гомуми грант фонды 5 млрд сумны тәшкил итә. Бу акча 80 проект арасында бүленә.

“Тарихи урыннар” номинациясендә Алабугадагы Ленин исемендәге мәйданны (беренче урын) һәм Биләр авылындагы “Изге чишмә” мәйданын һәм авыл күлен төзекләндерү (икенче урын) концепцияләре җиңүче булды. Аларны тормышка ашыруга иллешәр миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

10 меңгә кадәр кеше яшәүче “Кече шәһәрләр” категориясендә грантка Болгардагы Пионерская урамы мәйданы һәм Лаештагы Чулман елгасы яры проектлары лаек булган. Аларның һәркайсына утызар миллион сум бирелә.

10 меңнән алып 20 меңгә кадәр кеше яшәүче “Кече шәһәрләр” номинациясендә Минзәлә шәһәренең Минзәлә елгасы яр буе, Тәтештәге шәһәр буасы, Әгерҗедәге “Чикләвеклек” паркы һәм Кукмарадагы бертуган Комаровлар кунак йорты җиңеп чыккан. Әлеге проектларга 55шәр миллион сум акча каралган.

20 меңнән алып 50 меңгә кадәр кеше яшәүче “Кече шәһәрләр” категориясендә 80 миллионлык грантлар Нурлаттагы Карл Маркс урамы, Баулыдагы “Нефтьче” паркы һәм Азнакайдагы Сөембикә урамын төзекләндерүгә тотылачак.

Иң зур 100 миллионлык грантлар 50 меңнән алып 100 меңгә кадәр кеше яшәүче “Кече шәһәрләр” категориясендә Бөгелмә шәһәре үзәген, Лениногорскидагы Горький исемендәге ял паркын һәм Чистайдагы Карл Маркс урамы буйлап бульварны төзекләндерү өчен тапшырылачак. 
 

Татар-информ

Фото: instagram.com/nataliafishman

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk