Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Тылсым”да өлкәннәр дөрес туклану турында сөйләштеләр

Әлеге чыгышны ял итүчеләр зур кызыксыну белән тыңладылар, өлкән яшьтә организмның табигый халәтен һәм эшчәнлеген саклауда дөрес туклануның мөһимлеге хакында үзләре өчен нәтиҗә ясадылар

“Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен шәфкать туташы Гөлмира Омарова “55яшьтән соң туклану” темасына чыгыш ясады. Аның максаты: өлкәннәрне дөрес тукланырга өйрәтү иде.
Ул аларга терлек майлары, тоз һәм шикәрне азрак кулланырга кирәклеген искәртеп, сөт продуктлары, С витаминына бай, составында магний һәм калий, азык җепселләре булган ризыклар белән тукланырга тәкъдим итте. “Үзебезнең туклануны коррекцияләп күп кенә авыруларны кисәтеп булыр иде. Үзегезгә тиешле дәрәҗәдәге физик күнегүләне дә ясарга онытмагыз”, - диде ул.
Әлеге чыгышны ял итүчеләр зур кызыксыну белән тыңладылар, өлкән яшьтә организмның табигый халәтен һәм эшчәнлеген саклауда дөрес туклануның мөһимлеге хакында үзләре өчен нәтиҗә ясадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев