Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Тылсым”да “Гарденотерапия” технологиясе буенча да дәваланалар

Өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучылар үзәк хезмәткәрләре ярдәмендә өйләрендә бүлмә гөлләре, чәчәкләр, үсентеләр үстерәләр.

Май аенда “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән актив рәвештә “Гарденотерапия” технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырдылар.

Гарденотерапия – психологик һәм физик җитешсезлекләрне үсемлекләр ярдәмендә профилактикалау һәм тернәкләндерү.

Өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучылар үзәк хезмәткәрләре ярдәмендә өйләрендә бүлмә гөлләре, чәчәкләр, үсентеләр үстерәләр.

Алар бу эшне бик теләп, яратып башкаралар. Кызыклы эш белән шөгыльләнү өлкәннәрнең кәефләрен күтәрә, психик яктан тынычландыра. Бу төр эшчәнлек ачык психотерапевт юнәлешкә ия, эмоциональ яктан үзеңне тиешле дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә, каты авырулардан соң, кабат үз хәлеңә кайтырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk