Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Тылсым”да әбиләр ярышты

Бәйге этаплап алып барылды

“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” бүлегендә хезмәт белән дәвалау инструкторы Ләйсән Кәбирова “Әйдәгез әле, әбиләр!” бәйгесе оештырды. Бәйге этаплап алып барылды. Бәйгенең беренче баскычында катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр. Икенче баскычта әбиләребез татар халык мәкальләрен, әйтемнәрен, табышмакларын, оныкларга карата әйтелә торган назлы сүзләрне белүдә ярыштылар, бишек җырларын искә төшерделәр. Бәйгене дәвам итеп, әбиләребез үзләре әзерләп алып килгән ризыкларны якладылар, әзерләү ысуллары, серләре белән уртаклаштылар. Түбән Өскебаштан Илсур Зәйниев тормыш иптәше Хәлимә ханым белән бергәләп, татар халык ашы “Урама”, Аман Оштырмадан Рәйханә Галимҗанова ит бәлеше пешергән. Әлфия Гыйлфанова чарада катнашучыларга бәет сөйләде, үзенең тормышындагы кызыклы хәлләр белән уртаклашты.

Ял итүчеләр әлеге чарада бик теләп катнаштылар, бәйге ахырында түгәрәкләнеп утырып, үзләре әзерләп алып килгән тәмледән–тәмле күчтәнәчләре белән чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk