“Тылсым” хезмәткәрләре йөкле хатын-кызлар белән очраштылар
Очрашу барышында йөкле хатын-кызларга гомуми киңәшләр бирелде
“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шәйдуллина һәм Йолдыз Вафиналар ведомствоара “Таң” программасы буенча район үзәк дәваханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрделәр. Очрашу барышында йөкле хатын-кызлар белән гаиләдә үзара аңлашуны ничек булдырырга кирәклеге турында әңгәмә корылды, гомуми киңәшләр бирелде, белешмәлекләр өләшенелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев