Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тәвәккәллек белән тыйнаклык янәшә

Сүзем безнең кадерлеләребез – әтиебез Валериан, әниебез Гөлчәчәк турында.

Шуңа күрә әлеге язманы аларга сюрприз итеп, танышу-очрашу мизгелләре турында алдан сөйләшеп алмыйча, үзем белгәннәрдән генә чыгып язарга булдым. 
...Югары Чура авылындагы мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы булып ерак Азнакай якларыннан бик чибәр кыз килә. Исеме дә матур – Гөлчәчәк Шәһадәтова. Әлбәттә, күп егетләрнең аңа күзе төшкәндер. Ә шушы ук мәктәптә физкультура фәненнән белем бирүче Пчеловод егете Валериан Вуколов аны тәвәккәл булуы белән үзенә караткандыр, мөгаен. Озакламый кавышып, Олыяз авылындагы сигезьеллык мәктәпкә эшкә кайтып, кечкенә генә бер өйдә яши башлый алар. Кап-кара, куе, озын чәчен күтәртеп өеп куйган һәм бу яклар өчен исеме дә ят булган яшь укытучыны, гомумән, бу парны авылда шунда ук үз итәләр. Әнинең прическасы шуның кадәр гаҗәеп матур була ки, кыюраклары хәтта килеп: “Сез чәчегез эченә берәр нәрсә куеп йөрисездер ул, ышанмыйбыз, күрсәтегез әле”, - дип, чәч толымын тотып, сүттереп тә карыйлар. Алга китеп шуны да өстәп әйтим: кайбер әниләр соңыннан кызларына Гөлчәчәк исемен дә кушалар әле. 39 ел белем биргән әнине укучылары ягымлы, кешелекле, шул ук вакытта бик таләпчән иде, укырга дәрес хәзерләмичә килергә курка идек, - дип искә алалар. 
Ә үз эшенең чын фанаты, заманында йөгерү буенча республика чемпионы булган әти яныннан да авыл малайлары өзелми. Бу сүземне җөпләп, “5”ле куючылар күп булыр: гомумән, 25 ел физкультура фәнен укыткан чорында Олыяз җирлегендә генә түгел, Югары Чура, Янил урта мәктәпләрендә белем алган бик күп егет-кызларны спортка тарта ала ул. Кичләрен укучылар белән спорт залында шөгыльләнү, үзенең хезмәт хакы акчасына балаларны турслетларга, район, республика  ярышларына алып бару дисеңме... Хәтерлим әле, 4 сыйныфта укыганда ук иртәнге сәгать 6да уятып, мине йөгерергә чыгарып җибәрә иде. Бот буе гына булган кызның Кукмара стадионындагы ярышта югары сыйныф укучыларын узып, беренче булып килгәне онытылмый һаман да. 
...Олыязга килеп яши башлагач, көннәрдән беркөнне әти әнине бала тудыру йортына илтеп куя һәм төне буе кар көри. Иртәнге сәгать икедә эшкә баручы сыер савучылар гаҗәпләнеп аңа: “Нишлисең, Валерий, ни булды?” - дип кызыксыналар. “Кызым бар минем!” - ди ул. Шулай итеп, Олыязга мин – почык борынлы Лилия кайтам. Дүрт елдан соң матур июнь иртәсендә сеңлем Венера да туа. 
Заманасы шундый булган инде, әни 56 көннән соң ике айлык балаларын калдырып эшкә чыга. Безне кем үстергән, кем караган дисезме? Аңлавымча, күрше-тирә, укучылары. “Кайвакытта сезне өйдә берьялгызыгызны гына калдырып китәбез. Әтиең мәктәптән минем каршыма йөгерә, мин – мәктәпкә, юлда очрашабыз. Укучыларны сезне карап торырга дәрестән дә кайтарып җибәрә идем. Алар кызларыгызны туп кебек чөеп уйныйбыз, диләр иде. Ничек төшереп җибәрмәгәннәр инде. Олыяз, Казаклар, Балыклы әти-әниләренә рәхмәт, берсе дә балаларны укудан калдырасыз, дип килеп тавыш чыгармадылар”, - ди әни еш кына  бу турыда.
Алар гомер буе без, балалары, оныклар дип яшиләр. Олыязда әти үз куллары белән салып чыккан өр-яңа өйне калдырып, кызларга, ягъни безгә сигезьеллыкны бетергәч, Зур Сәрдеккә йөреп уку авыр булыр, дип, мин беренче сыйныфка барыр алдыннан Янилгә күченәләр. Әти Янилдә тагын бер өй җиткерде. Аны тәвәккәл дигән идем. Шуңа тиктормас дигәнне дә өстисе килә. Шушы еллар эчендә үз көче белән намуслы эшләп, ничә шәхси машина алыштырды икән ул! Авылдагы иң беренче җиңел машиналарның берсен – «Копейка» ны да ул алды. Син ураган юлларны бергә җыйсаң, ничә чакрым җыела икән, әти, дисәң, “Экваторны дистәләрчә тапкыр урадым инде мин”, - ди ул, елмаеп. Инде 70 яшен тутырып узса да, әле дә тик торуны белми. Аның төп ярдәмчесе, сабырлыкның, тыйнаклыкның чын үрнәге булган әнигә дә картаерга ирек бирми. Атлар, умарта тота, виктория үстерә, ипилек-тозлык башка бизнесын алып бара. Әнинең телевизор каршында кино карап утырганын яисә башка дәү әниләр кебек күршегә “биләм”гә кергәнен белмим мин. Гел хәрәкәттә.
«Әти ниләр генә эшләмәде инде безнең: мал асрады, ак төлкеләр (песецлар) үрчетте, теплицада кыяр үстерде, җәйләрен комбайнда, шабашкада эшләде, мал тиресе, тимер-томыр, сарык йоны җыйды, кыскасы, аю гына биетмәде инде, әйеме», - дидем беркөнне иптәшем Айнурга чәй эчкәндә.
«Бабайның исенә төшермә тагын, бүген үк аю баласын алып кайтып куярга мөмкин», - дип елмайды ул әтинең холкын белгәнгә күрә.  
Алар икесе дә юмарт, гадел. Кеше бер яхшылык эшләсә, аңа меңе белән кайтаралар. Инде 30-40 ел үтсә дә, шул кеше өй салганда ярдәм иткән иде, монысы шул вакытта булышты, дип, әти инде ничәнче тапкыр бал, я ит-балыгын күчтәнәчкә илтеп бирергә мөмкин.  
Рәхмәт сезгә барысы өчен дә, әти һәм әни. Үскән йортыбызның тәрәзәсендә әле озак еллар ут янып, без – сезне бик нык хөрмәт иткән кызларыгыз-кияүләрегезне, оныкларыгызны ишектән елмаеп каршы алып, озатырга язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн -сау,тигезлектэ,бэхет-шатлыкта яшэргэ язсын.Бар яхшылыкларыгызны да хэтерлибез,хормэт итэбез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афэрин Лилия!сузлэр генэ житмэс!куш Йорэкле эти хэм алтын бортегедэй эни.хормэтем чиксез.

      • аватар Без имени

        0

        0

        ???

        erid: 2VtzqxWHLUk
        2
        X