Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Туеш тыкрыкның тарихи әһәмияте шунда: сугыш елларында атлы олаулар биредән элеваторга ашлык ташыганнар

    Һәр авылның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, тарихи вакыйгалары, урам, тыкрык, тау, чишмә атамалары, кызыклы шәхесләре була.

    Ел башында район Мәдәният йортында “Туеш авылы серләре яки шәһәр тудырган авыл” дип исемләнгән тарихи китапны халыкка тәкъдим итү кичәсе булды. Зал тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, туган илебезнең ерак төбәкләреннән кайткан, үзләрен горурланып, без – туешлылар, дип йөрткән якташларыбыз да, әлеге борынгы авыл тарихы белән кызыксынучы төрле милләт вәкилләре дә, хөкүмәтнең югары бүләкләренә лаек булучылар да җыелган иде бирегә.
    Дөрестән дә, китап халыкта зур кызыксыну уятты, ул киләчәк буын өчен дә бик файдалы, кызыклы. Ләкин аның эчтәлеге никадәр генә күләмле, язмаларга бай булмасын, бер китапта гына төбәк тарихының бар мизгелләрен дә чагылдыру мөмкин түгел. Бүгенге язмам да шул хакта.
    Һәр авылның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, тарихи вакыйгалары, урам, тыкрык, тау, чишмә атамалары, кызыклы шәхесләре була. Мисал өчен, Зур Сәрдек авылында Чүмәлә тыкрыгы (күрәсең, биредә печән чүмәләләре куйганнардыр), Зур Кукмарада Шапшак урам (ул 80нче елларга кадәр шулай аталган, хәзер бик чиста, төзек булган Киров урамы) бар иде. Кайчандыр аларның исемнәре җисеменә туры килгәндер бәлки. Туешта да Фоат, Шафия, Корбан, Яппар тыкрыклары бар. Алар кайчандыр шунда яшәп, игелекле хезмәтләре белән хөрмәт казанган авылдашларыбызның исемнәре белән бәйле (урыннары җәннәттә булсын). Берсенә  – Корбан тыкрыгына аерым тукталасым килә. Ул авылның абруйлы заты була, күп еллар үз хуҗалыгыннан тыкрык белән генә аерылып торган зират хуҗасы хезмәтен башкара. Без малай чакларда – узган гасырның 50-60нчы елларында – әлеге тыкрык таш белән түшәлгән, Нурминкә елгасына таш юл алып төшә иде. Тыкрыкның тарихи әһәмияте шунда:  сугыш елларында атлы олаулар биредән элеваторга ашлык ташыганнар, җәяүлеләр тимер юл вокзалына һәм Кукмара үзәгенә шушыннан йөргәннәр, җәйге челләләрдә колхоз атларын Нурминкә елгасына юындырырга алып төшкәннәр. Әлеге тыкрыктан барып, каршы яктагы таудан таш чыгарганнар. Зиратның агачларын кисү, җәяүләп яки транспорт белән кереп, шул агачларны чыгару өчен дә бу тыкрык бердәнбер юл булып саналган.
    Вакыт узу белән Корбан тыкрыгы ташландык хәлгә килде. Таш түшәлгән юллар бетте. Яз-көз аккан сулардан үзәнлектә ерганак хасил булды. Әлеге ерганак тора-бара чүп базына, күсе оясына әверелде. Югыйсә, тыкрык әле дә бик кирәк: ут-күз чыккан очракта янгын сүндерү машиналары, шушыннан төшеп, су ала алырлар иде. Зиратны чистарту өчен дә тыкрыктан керергә туры килә. Җәяүлеләргә Кукмара үзәгенә кадәр юлны кыскарту өчен дә бик уңайлы ул.
    Ләкин бу эш шактый гына чыгымнар сорый шул. Аны халык көче белән генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Төзекләндерелсә, ул Гагарин урамына ямь өстәр, халыкка да файдалы хезмәт итәр иде.
    Мәкъсүт САФИН, Туеш микрорайоны урамнары советы рәисе

    Реклама


    фото "Трудовая слава"

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: