Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Туеш мәчетенең тагын бер җиңүе

Туеш мәчете бәйгенең “Өлкәннәр өчен татар телле проектларны тормышка ашыра торган иң яхшы мәчет” номинациясендә җиңүче дип танылды.

2020 елның азагында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе Татарстан мөфтияте белән берлектә “Изге әманәт” бәйгесе үткәрү турында карар кабул иткән иде. Бу башлангычның максаты – Татарстанда эшләп килүче 1500 мәчет арасыннан татар телен саклап калу буенча иң нәтиҗәле эшләүчеләрне ачыклап, аларга тиешле бәя бирү.
 
Бәйге ел дәвамында берничә этапта үткәрелде һәм Татарстанның һәр почмагын колачлады. Башта барлык районнарда сайлап алу конкурслары узды, аннан төбәк дәрәҗәсендәге турда җиңүчеләрнең эшләре Татарстанның төбәк казыятләренә тапшырылды. Нәтиҗәдә финалда катнаштыру өчен 9 казыят һәр алты номинациядә берәр катнашучының эшен сайлап алды. Казыйлар шурасы утырышында бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланды.   

Эшләргә бәя биргәндә мәхәллә халкы, аеруча балалар һәм яшьләр арасында милли-дини үзаң тәрбияләү буенча системалы һәм актив рәвештә эшчәнлек алып баруга, татар телен, татар-мөселман гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауга юнәлтелгән төрле массакүләм чаралар уздыруга игътибар бирелде.

Бәйгегә килгән материаллар “Иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет” тематикасында 6 номинация буенча түбәндәге категорияләрдә бәяләнде: балалар, яшьләр, өлкәннәр, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, электрон ММЧда һәм социаль челтәрләрдә, имам-хатыйблар. Бәйге номинацияләрендә җиңүче һәм призерлар булып танылган иң яхшы мәчетләр диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнде: 1нче урын – 150 мең сум, 2нче урын – 120 мең сум, 3нче урын – 70 мең сум. “Иң яхшы имам-хатыйб” номинациясендә призлар –  150 мең сум, 100 мең сум һәм 50 мең сум.

Төбәк дәрәҗәсендәге турда барлыгы 236 мәчет һәм имам-хатыйб катнашты. Финалга шуларның 54е чыкты. Нәтиҗәдә иң яхшы 15 мәчет һәм 3 имам-хатыйб ачыкланды.

Бәйгедә Кукмара районы данын яклау Туеш мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллинга тапшырылды, һәм ул сынатмады – Туеш мәчете бәйгенең “Өлкәннәр өчен татар телле проектларны тормышка ашыра торган иң яхшы мәчет” номинациясендә җиңүче дип танылды.
 
Шунысы кызыклы: өлкәннәр буенча номинациядә җиңүне Туеш мәчете яуласа, яшьләр буенча җиңүгә күрше Мамадыш районының Яңа Комазан авылы мәчете лаек булган икән. Җиңүчеләр арасында үзебезнең районнан да, күршеләребез Балтач, Саба һәм Арча районнарыннан да башка мәчетләр юк. Бу исә бәйгенең зур һәм дәрәҗәле булудан тыш, үтә таләпчән булганлыгын да ачык күрсәтә.     

Әлеге елның 1 декабрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан  Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, республикабыз казыйлары, имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре катнашты.

“Оста итеп телнең әдәби матурлыгын, нәфислеген тыңлаучыга җиткерә ала торган имам – ул безнең өчен бик кадерле шәхес. Әлбәттә, андый шәхесләр һәрдаим үзенең үсеше, киләчәге турында кайгыртып, күңел эчтәлеген баета барырга тиешләр. Бу өлкәдә Нәзарәт тарафыннан да, башка урыннарда да бик күп матур эшләр эшләнә. Нәзарәт туган телебезне саклау өчен бихисап эшләр башкарды. “Изге әманәт” бәйгесендә катнашкан өчен зур рәхмәт”, - диде Марат Әхмәтов бүләкләр тапшырганда.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бу проектны алга таба дәвам итәргә теләүләрен әйтте. “Акча булса да, булмаса да, без бу эшне болай да эшлибез. Мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә сөйлибез һәм киләчәктә дә шулай булырга тиеш дип уйлыйбыз. Телебезне саклау – Аллаһы Тәгаләнең әмере”, - диде ул.
 
Инде районыбыз данын яклап, шундый зур җиңүләргә ирешкән Туеш мәчете турында тулырак әйтеп китми мөмкин түгел. Әлеге мәчет бүгенге көндә үзенең мохите белән дә, башкарган эшләре белән дә мөхтәсибәтнең һәм, гомумән, Кукмарабызның да йөзек кашы булып тора.

2018 елда яңа мәһабәт бинага күчкән мәчет янәшәсендә 2021 елда ике катлы Дини тәрбия үзәге дә калкып чыкты, аның янәшәсендә күз явын алырдай балалар мәйданчыгы да барлыкка килде. Туеш мәхәлләсе имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин әйтүенә караганда, әлеге бинаның инде эчке эшләре дә тәмамлану алдында тора икән. Бу эшләр барысы да бик зур матди чыгымнар таләп итә, шуңа күрә бүләк итеп бирелгән сертификат та бик урынлы булган.
 
Туеш мәчетенең көндәлек үтәлеп килүче дини бурычларыннан тыш, башкарган эшләре дә бихисап. Моның өчен мәчеттә соңгы 2021 елда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында үткәрелгән чаралар исемлегенә күз салу да җитә. Менә алар:

Район Мәдәният йортында “Туеш авылы серләре, яки шәһәр тудырган авыл” дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе.

Туеш мәчете кубогына 2007 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында мини-футбол буенча ярыш.

4 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар арасында “Мин Коръәнне яратам” дип исемләнгән Коръән укучылар бәйгесе.

Хатын-кызлар арасында “Намазлык – йөзгә аклык” бәйгесе.

Рухи-тәрбия үзәгенең беренче нигез ташына капсула салу тантанасы.

Балалар өчен “Без бәхетле булырга лаеклы” дип исемләнгән чара.

Кукмара районы мәчетләре командалары арасында “Бердәмлектә – көчле без” дип исемләнгән ярыш.
Балалар өчен “Күңелле сәяхәт” дип исемләнгән бәйрәм чарасы.

“Дин – телне, тел динне саклый” дип исемләнгән районкүләм викторина.

Тәрбия дәресләре.

Болардан тыш, 2018 елдан башлап һәр җомга мәчет каршында гаилә кыйммәтләрен, балаларны татарча тәрбияләү традицияләрен ныгытуга юнәлтелгән вәгазьләр оештырылып килә, балаларга әдәп-әхлак бирү дәресләренә балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр дә тартыла. Айрат хәзрәт үзе мәктәпләрдә төрле темаларга үткәргән очрашуларда бик теләп катнаша. Туеш мәчете мәктәп укучылары булган мохтаҗ гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары, кием-салым, ашамлыклар белән, һөнәри уку йортларына гошер сәдакалары белән ярдәм итүне дә үз өстенә алган.

Бу кадәр эшләрне җиренә җиткереп эшләп чыгуда, әлбәттә, мәчетне 2015 елдан җитәкләп килүче Айрат хәзрәт Шәфигуллинның өлеше алыштыргысыз. Дөньяви-практик эшчәнлекне рухи-дини белем белән үрелдереп, киң кырлы эшчәнлек алып бара белүче шәхес.
 
Айрат хәзрәт 1995 елда Әлмәт физик культура көллиятен тәмамлаганнан соң, рухи-дини белемгә омтылып, бер-бер артлы 2008 елда Кукмара, 2011 елда Казан “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрен, 2019 елда Россия Ислам институтын тәмамлый. Туеш мәчете имамы эшчәнлеген алып барудан тыш, Кукмара мәдрәсәсендә укыта, Кукмара мөхтәсибәтенең мөгавиннар шурасына җитәкчелек итә. Фидакарь эшчәнлеге өчен Айрат Мәхсүт улы Шәфигуллин быелның 13 гыйнварында “Кукмара муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен” медаленә лаек була. Менә шулар өстенә әле ул кешеләр сәламәтлеге турында кайгыртырга да онытмый: 2021 елда “Россиянең мактаулы доноры” исеме бирелү нәкъ менә шул турыда сөйли дә.

Инде Туеш мәчете тарафыннан “Изге әманәт” бәйгесендә җиңеп чыгу бүгенге көндә аның алга таба күтәрелеш юлында икәнен, районыбызда әйдәп баручы мәчетләребезнең берсе булып, халкыбызга рухи тәрбия бирү эшендә армый-талмый эшләвен, башка мәчет-мәхәлләләр алдында маяк булып торуын күрсәтә.
 
 

Фәрит ВӘЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk