Туембашта яшәүче Сәетовларның итекләре чигүле
Башта рәсемен ясыйлар, аннары шуңа махсус энә белән төртеп чигәләр.
Туембаш авылының абыстае, тынгысыз мөгаллимәсе Миләүшә Сәетова белән без Кукмарада үткәрелгән итек бәйрәмендә таныштык. Ул ярминкәгә алып килгән итекләр озак вакыт күз алдымнан китмәде. Никадәр хезмәт, көч кергән бит аларга. Абыстай белән якыннанрак танышкач, аның искиткеч дәртле, иҗади, хезмәт сөючән кеше булуына сокландык.
«Балалар белән мәчеттә тегү дәресләре дә оештырдык», - диде ул, җирлектәге яңалыклар белән уртаклашып. Әйе, бүгенге көндә балаларны мәчеткә җәлеп итү, кызыксындыру җиңел хезмәт түгел. Ә алар бу авыр юнәлештә үз юлларын булдырган.
Туембаш авылының мәчетендә бүгенге көндә 93 кеше белем ала, шуларның 36сы - балалар. Шунысы хикмәт: биредә шәкертләр дин нигезләре буенча гына укып калмый икән, ә тегү машинасы артына утырып тегәләр дә.
«Иң элек хезмәт дәресе керттек, анда аш-су серләренә өйрәтә башладык. Төшкә кадәр дин нигезләре буенча белем алганнан соң, балалар төрле салатлар, шаурма, роллы ише ризыклар әзерләргә өйрәнде. Быелдан исә бәйләү серләренә өйрәтә башладык. Мәчетебезгә дүрт тегү машинасы сатып алдык. Авылда бик оста тегүчебез Гөлгенә Йосыпова бар. Ул балаларны хезмәт дәресендә тегәргә өйрәтә. Кирәкле әсбапларын, чималны да үзе алып килә. Резинкалы урын-җирен тегәргә, чалбар бөгәргә, күлмәк кыскартырга өйрәтәбез. Әлеге эштә дә замана белән бергә атларга кирәк», - диде Миләүшә апа. Моннан тыш, атнага бер тапкыр мәдрәсәдә укучы хатын-кызлар өчен дә тегү дәресләре оештырылган.
Миләүшә апа – кечкенәдән эш «тәмен» татып үскән буын. Итекчеләр ягы бит. Әти-әнигә йон язарга, тетәргә булыштык, ди ул, балалык, яшьлек елларын искә алып.
«Үсеп буйга җиткәч, шулкадәр итек түшәргә өйрәнәсем килде. Ләкин әни кызлар эше түгел ул, йон исе тиз генә бетми, дип каршы килде. 32 ел элек килен булып төшкәч, ирем белән кара-каршы итек эшли башладык, түшәргә өйрәндем. Иремнең бабасы Сәет Кукмарада итек фабрикасында мастер, депутат булган. Ләкин буыннан-буынга күчкән һөнәрнең җимешләрен авырдан татырга туры килде. Иртәнге сәгать өчтә торып, өч чакрым җәяү автобуска чыгып, Нократ Аланы базарына итек сатарга бара идек. Бер пар итекнең бәясе 16 сум тирәсе йөрде, берсен генә булса да җибәрә алсаң, синнән дә бәхетле кеше юк. Чөнки сатучыларда көндәшлек көчле, алар бик күп иде. Соңрак ирләребез Башкортостан, Удмуртия якларына өязгә (шабашка) йөри башлады. Ноябрь башларыннан февральгә кадәр эшлиләр иде. Калыпларын, буяуларын үзләре белән алып китәләр дә кирәк кешегә мунчасында итек басып бирәләр», - ди Миләүшә ханым, сүзен дәвам итеп.
Соңгы елларда итеккә сорау кимеп торды, тик шуңа да карамастан бу авылда әлеге күркәм традициягә, борынгы һөнәргә тугры калган халык. «Дөресен генә әйткәндә, без, Туембаш балалары, йон арасында үстек», - ди абыстай да.
Элек авылларда итекне мунчада басканнар, аннан аны яхшылап юып-чистартып, мунча кергәннәр. Ә хәзер заманасына күрә итеккә дә аерым мунча бар! Миләүшә апаның гаиләсе буяусыз, экологик чиста итек эшли. Моның өчен мунча эченә урнаштырылган машинада алдан пычрагын юып төшерәләр. Тормыш иптәше Райнур абый да һәрвакыт яңалыкка омтыла, итек басуның ысулларын камилләштерү өстендә эшли. Инде 7-8 ел итек табаны тегә. Табан асты чималын заказ биреп кайтарта. Элегрәк кытай машинасы белән тексә, хәзер заманча компьютерлаштырган төрек машинасы алган. Ул, машинаны сүтеп, итек табан астын тегәргә яраклы итеп җайлаштырган.
Сәетовлар гаиләсе итекне дә үзенчәлекле итеп чигә. Бизәкне гадәти мулине җебе белән түгел, ә йон белән төшерәләр икән. Башта рәсемен ясыйлар, аннары шуңа махсус энә белән төртеп чигәләр. Бу хезмәтне энә белән кое казудан ким түгел, дип бәяли танышым.
Чигү эшен киленнәре Илзия башкара. Ул – оста рәссам, төрле-төрле бизәкләр уйлап таба, кешедән кабатламый. Чигү йонына заказ бирәләр. Баксаң, энәсе дә очсыз түгел, тиз сына. Чигүле, табанлы итекләргә сорау зур, ди хуҗалар. Чималны авылларына алып килеп саталар, калыпларны Кукмарабызда ясыйлар. «Безнең итекләрне төрле конкурсларга, ярминкәләргә сорап алалар, итекләребез ел саен Кукмараның “Итек фест” бәйрәмендә, Мамадышта уза торган “Чана фест” фестивалендә “катнаша”», - ди танышым.
Дөрестән дә, авылларны үз эшенә тугры, тырыш, тәвәккәл кешеләр яшәтә.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев