Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Үрәс урта мәктәбендә IX Халыкара фәнни әзләнү конференциясе оештырылды

Кытай, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казаннан һәм Арча, Балтач, Спас, Саба, Кукмара районнарыннан барлыгы 145 кеше катнашты.

Түбән Үрәс урта мәктәбендә традицион “Әнвәр Хуҗиәхмәтов укулары”на  йомгак ясалып, IX Халыкара фәнни әзләнү конференциясе оештырылды.

Кытай, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казаннан һәм Арча, Балтач, Спас, Саба, Кукмара районнарыннан 145 кеше катнашты. Аларның чыгышларын Мәгариф министрлыгының департамент экспертлары, Казан федераль университеты доцентлары, районның методистлары һәм мәктәп директорлары бәяләп, нәтиҗәләр чыгарды.

Укучыларга, укытучыларга, балаларга, тәрбиячеләргә дипломнар, медальләр, Әнвәр Хуҗиәхмәтовның истәлекле китаплары тапшырылды. Алдынгы укытучыларның, профессорларның мәкаләләрен туплаган 450 битлек җыентык чыгуы да көтелә, дип хәбәр итте мәктәп директоры Ирек Гайнетдинов.

Фотолар: Ирек Гайнетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев