Түбән Өскебаш авыл җирлегенә тәгәрмәчле поликлиника килде
Күчмә поликлиникада халыкны кабул итү, кешеләрнең моң-зарларын тыңлау, тиешенчә карау өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.
«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектлары кысаларында республика районнарында берничә юнәлеш буенча төбәкара клиник-диагностика үзәгенең күчмә поликлиникалары эшли. 11 августтан 18 августка кадәр махсус автомобиль-фургон Түбән Өскебаш җирлегендә халыкны кабул итә.
Бүген пацентлар кардиолог, эндокринолог, офтальмолог, кан тамырлары хирургына күренә алды.
Күчмә поликлиникада халыкны кабул итү, кешеләрнең моң-зарларын тыңлау, тиешенчә карау өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.
Җирлек халкы кеше сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтелгән программаларны эшләүчеләргә, шулай ук табибларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Күчмә поликлиника турындагы язма белән район газетасының алдагы санында танышып булачак.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев