Традицион акция: район газетасына язылучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде
Бу яртыеллыкта «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына барлыгы 5283 кеше язылды. Шуның 1154е квитанцияләрен редакциягә тапшырып, бүләкләр уйнатуда катнашты.
Үткән атнада редакциядә урак өсте иде. Нәрсә уңышы җыйдыгыз, дисезме? Безнең өчен иң җаваплы, һәр ярты ел саен үзенең «татлы» җимешләре белән сөендерә торган подпис-ка уңышы. Бу яртыеллыкта «Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына барлыгы 5283 кеше язылды. Шуның 1154е квитанцияләрен редакциягә тапшырып, бүләкләр уйнатуда катнашты. Башка еллардан аермалы буларак, быел альтернатив язучыларыбыз арасында җиңүчене аерым билгеләдек. Барлыгы 13 приз үз ияләрен тапты. Әлеге җаваплы эштә безгә күрше Мамадыш районының Югары Тәкәнеш авылыннан Кукмарага үз йомышлары белән килгән Алсу һәм Ландыш Филиналар, Кукмарадан даими хәбәрчебез Марат абый Хисмәтов булышты.
Любовь АРХИПОВА, Кукмара (рәшәткә-гриль):
- Без әни өчен бүләк алырга килдек, чөнки үзе эштә. Отышка бик сөенде, - диде килене Гүзәл. – Моңа кадәр дә тостер отканы бар иде. Шуңа күрә үзенә гел бәхетең бар инде синең, дибез. «Хезмәт даны» газетасын бөтен гаиләбез белән яратып укыйбыз. Төзелешләр алып баргач, бигрәк тә реклама, белдерүләрдән еш файдаланабыз, чөнки башта йорт җиткездек, хәзер гараж салабыз. Кеше язмышлары турындагы язмалар кызыклы. Җәй көне рәшәткә-грильнең кирәге чыгар, шашлык пешереп сыйланырбыз, үзебезнеке кечкенәрәк иде.
Дания ГАЙФЕТДИНОВА, Кукмара (блендер):
- Бүләк отканыма һич ышанып булмый, шалтыратып мине сөендергәнегез өчен зур рәхмәт. Бүләкнең зурлыгы да, нәрсә чыгуы да мөһим түгел, күңелгә күпме уңай кичерешләр алдым. Блендер аш-су бүлмәсендә һәрвакыт кирәкле, чөнки кибетләрдә никадәр генә тәм-томнар сатылмасын, кайвакыт үзеңнең дә әзерлисе килә. «Трудовая слава» газетасын ике ел тирәсе элек алдыра башладым. Чөнки аңа кадәр Казан шәһәрендә яшәдем, төзелеш оешмасында эшләп, лаеклы ялга чыктым. Әле бу юлы альтернатив подписка рәсмиләштердем, газетаны редакциягә килеп алачакмын, көннәр буе өйдә утырмас өчен бик әйбәт, аякларыма физкультура булыр.
Әлфия ӘХМӘТШИНА, Кукмара (казан):
- Без 20 ел Иркутск өлкәсендә гомер иттек һәм пенсиягә чыкканнан соң, туган якларга кайтып урнаштык, бүгенге көндә үз йортыбыз белән торабыз. Бүләк оту минем өчен көтелмәгән, уйламаган сөенеч булды, зур рәхмәт сезгә. Район газетасына һәрвакыт язылырга тырышабыз, хәтта укып бетермичә йокларга да ятасы килми. Телевизордан әллә нинди кинофильмнар күрсәтәләр, әмма кулда газета барында баш ул якка таба борылмый да. Билгеле, бәяләре арзан түгел, әмма нишләтәсең? Бервакыт бер ай тирәсе газета килмәгән иде, бик читен булды.
Гөлзәйнәп МӘХМҮТОВА, Олыяз (үтүк):
- Мин хәзерге вакытта лаеклы ялда, 42 ел математика фәненнән балаларга белем бирдем. Мәгариф системасында эшләгәч, һәм үзебез дә дүрт бала тәрбияләп үстергәч, газета-журналларны, аеруча балалар өчен чыга торган басмаларны электән күпләп алдырабыз, яратып укыйбыз. Иртәнге сәгать сигезенче яртыда укучылар белән политинформация сәгатьләре үткәргәнне әле дә сагынып искә алам. Балалар: «Апа, нәрсә турында сөйлик соң?» – дип сорыйлар, газетада үзегезгә нинди кызыклы мәгълүмат табасыз, шуның белән уртаклашыгыз, ди идем. Иң кызыгы: һәрберсенеке үзенчәлекле, кабатланмас була иде. Газетада соңгы вакытта сугыш геройлары турында язмалар күп бирелә, аларны бик яратып укыйм, күпме тарих, хатирә бит. Үземнең дә әтием турындагы истәлекләрне барлап, газета битләрендә чыгартасым килә.
Мөнирә ГАНИЕВА, Сазтамак (су шлангысы):
- Мин үзем - Саба районыннан, Сазтамакка килен булып төштем. Ирем Харис искиткеч чибәр, булдыклы, яхшы күңелле кеше иде. Гомер буе «Маяк» хуҗалыгында тракторда эшләде, алдынгы урыннарда барды, медальләр белән бүләкләнде. Аның белән 52 елдан артык иңгә-иң куеп гомер иттек. Дин юлында иде, соңгы елларда мәчеттә мөэзин булып торды. Әмма бер ел элек ирем каты авыртудан соң мине калдырып китте, аны югалтуны бик авыр кичердем. Газетага бер дә язылмыйча калганым юк, әмма безгә бүләк чыкмый ул дип, квитанцияләрне тапшырганым булмады, бу юлы исә очраклы гына җибәрдем. Су шлангысы – хуҗалыкта бик кирәк әйбер, куанычын күрергә язсын.
Фирая ГАЙФЕТДИНОВА, Кукмара (кер порошогы):
- Редакциягә квитанция-не үзем алып килгән идем, әмма аңа кадәр почтальоныбыз Гөлсирә Гатина исемлеккә яздыртып куйган булган. Бик тырыш, кайгыртучан ул безнең, эшен төгәл итеп, зур җаваплылык белән башкара. Нинди бүләк отуыңа караганда, җиңүчеләр исемлегендә булып, сезнең янга килеп сөйләшеп утыру үзе бер күңелле. Без иптәшем белән дүрт бала үстердек. 1970 елда элеваторга эшкә килгән идем, пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт куйдым.
Сания ГАЛӘВЕТДИНОВА, Кукмара (шикәр комы):
- Әни шикәр комы откан икән. Мин аның бүләген алырга килдем, чөнки үзләре олы кешеләр булгач, пандемия вакытында урамга чыгып йөрмәскә тырышалар, - диде кызлары Әлфия. - Алар бик күптәннән «Хезмәт даны» газетасын алдыра, ә без исә «Трудовая слава»га язылабыз. Билгеле, хәзер яңалыклар белән интернет аша да танышырга мөмкин, әмма балалар районда газета чыкканын белеп, күреп үссеннәр, дибез. Шулай ук дәрес хәзерләгән вакытта да газеталардан файдаланабыз. Әниләр шикәр комы отканнарын белгәч сөенделәр, чөнки нәкъ җиләк өлгергән, кайнатма ясый торган вакыт.
Рашат ГЫЙНИЯТУЛЛИН, Түбән Өскебаш (шикәр комы):
- Кичә генә тормыш иптәшем Гөлсинә белән җиләккә бардык. Кайтканда: «Шактый җиләк җыйдык, Кукмарага барып, шикәр комы алып кайтмыйча булмас», - дип сөйләштек. Озак та үтмәде – сез шалтыратып сөенче алдыгыз. Менә нинди хикмәт бит! Гомеребездә бер әйбер дә отканыбыз юк иде. Газета-журналларны электән күпләп алдырабыз. Чөнки әти – 30 ел, ә иптәшем 35 ел почта бүлекчәсендә хезмәт куйды, үзем гомер буе мәктәптә эшләдем. Мин армия хезмәтемне флотта үттем, шуңа күрә форсаттан файдаланып, барлык морякларга сәлам юллап, бәйрәм белән котлыйм.
Минзилә ХӘБИБУЛЛИНА, Кукмара (электр чәйнеге):
- Мин итек фабрикасында тегү цехы начальнигы булып хезмәт куям, газетага альтернатив рәвештә язылып, аны эш урыныннан алабыз. Бу бик уңайлы. «Хезмәт даны»на бер дә язылмыйча калганыбыз юк, чөнки газета килмәсә, өй буш, нидер җитмәгән кебек тоела. Аны ахыргы битеннән башлап, һава торышына кадәр укып чыгабыз. Бер елны газетаны әниебез исеменә яздырган идек – миксер оттык, икенче вакыт иремә май радиаторы эләкте, ә менә миңа электр чәйнеге чыкты. Искесе тузган иде, бик яхшы бүләк булды.
Римма АРХИПОВА, Кукмара, альтернатив подписка (автосервиста хезмәт күрсәтүгә 2 мең сумлык сертификат):
- Район газетасына язылмыйм, дигән кешегә аптырыйм мин. Без кечкенәдән газета-журналлар укып үстек. Район газетасына альтернатив язылабыз, аны эшкә - «Рамазан икмәге»нә китерәләр. Анда унөч ел ипи пешерүдә эшләдем, соңгы ике елда диспетчер хезмәтен башкарам. Газетаны кулга алу белән язмаларның исемнәрен карап чыгам, өйгә кайткач, башыннан ахырына кадәр иркенләп укыйм. Безнең белән бергә гомер итүче 82 яшьлек әниебез дә, күзләре начар күрүгә карамастан, газета укырга ярата. Бүләкне улыма тапшырачакмын, аның машинасы бар, кирәге чыгар.
Шулай ук Урта Комар авылыннан Надежда ДАВЫДОВАга - кер үтүкләү тактасы, Ятмас-Дусайдан Фаиз БИЛАЛОВка - сетевой фильтр, Кукмарадан Газинур КАШАПОВка таба чыкты.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев