Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

ТР Президенты «Вакууммаш»ның илнең оборона сәләтен үстерүгә керткән өлешен югары бәяләде

Рөстәм Миңнеханов вакуум җиһазлары җитештерү предприятиесендә булды һәм завод хезмәткәрләре белән аралашты.

«Вакууммаш» АҖ илнең оборона сәләтен үстерүгә җитди өлеш кертте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиегә сәфәре вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Быел Россия Президенты Владимир Путин үзенең Юлламасында оборона сәләте өлкәсендәге казанышлар хакында сөйләде. Бу җиңүләрдә сезнең дә өлешегез зур», - диде ул предприятие хезмәткәрләре белән очрашу вакытында.

Посещение АО "Вакууммаш"

Завод катлаулы юл узды, әмма бүген аның яхшы перспективалары бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов. «Предприятие ил эчендәге иң мөһим участокларда, шулай ук чит илләрдә дә эшли», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Республика лидеры фикеренчә, заводка яшь кадрларның килүе предприятие үсешенә җитди этәргеч бирә. «Сез көндәшлеккә сәләтле продукт җитештерәсез, сез – илебездә вакуум машиналарын төп җитештерүчеләрнең берсе. Без сезнең башлангычларга һәрвакыт теләктәшлек белдерәчәкбез», - дип ышандырды ул.

Посещение АО "Вакууммаш"

Рөстәм Миңнеханов завод музее экспозициясе белән танышты. Предприятие директоры Евгений Капустин Президентка заводта 1959 елдан бирле җитештерелә торган продукцияне тәкъдим итте, «Вакууммаш» АҖ тарихы белән таныштырды.

Президент предприятие мәйданчыкларын, яңа станокларны карады, вакуум җиһазлары җитештерү процессы белән танышты. «Вакууммаш» АҖ җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка Россия һәм чит ил партнерлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган өстенлекле проектлар хакында сөйләде.

Посещение АО "Вакууммаш"

Соңыннан Татарстан Президенты предприятие хезмәткәрләре белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. 

Рөстәм Килсинбаев, Татар-информ

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев