Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

ТР Икътисад министрлыгында илкүләм проектларны тормышка ашыруда проблемалар күрмиләр

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, контрактларның 96 проценты инде төзелгән.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда проблемалар юк, контрактларның 96 проценты инде төзелгән. Бу турыда ТР Дәүләт Советында «2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проекты буенча парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, контрактларның суммасы буенча да эшләрнең саллы өлеше инде башкарылган, бүлеп бирелгән акчалар үзләштерелгән. «Илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләсендә куркыныч янамый», — диде министр.

ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры әйтүенчә, 2021 елга әзерлек эшен башлау кирәк. «2030 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары турында» РФ Президенты Указын үтәү өчен, объектлар исемлеген төзергә, күрсәткечләрне төгәлләштерергә кирәк. Эш бара», — диде ул.

Докладтан күренгәнчә, 2021 елда тулай төбәк продукты 3,9 процентка, 2022 елда 2,9 процентка, 2023 елда 3,2 процентка үсәр дип көтелә. Сәнәгать җитештеүчәнлеге индексы 2021 елда 5,2 процентка, 2022 елда — 2,9, 2023 елда 2,7 процентка артыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X