Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Төп йорттагы килен - нәсел сакчысы

Кадрия ишле гаиләдә бик кадерле, төпчек кыз булганга, әти-әнисе шушы матур, мәгънәле исемне кушкан да инде. Аның Күкшел авылында туып-үскәнлеген хәзер оныттык бугай. Ул гомер-гомердән, һәрчак үзебезнеке – Олыязныкы кебек. Кадрия Закирова – авылыбызның күрке, иң хөрмәтле, абруйлы, мактаулы, дәрәҗәле, кирәк кешесе.

 

Тугыз балалы Мортаза йортына курыкмыйча аяк басып, төпчек малай Марсельгә кияүгә чыгу – үзе бер батырлык. Димәк, төп йорттагы киленгә кайната Мортаза абыемны һәм кайнана Өмелхода җиңгәбезне генә түгел, тагын сигез туганны – Илгизәр, Рафис, Зөлхәбирә, Расим, Зөһрәбикә, Зөләйха, Фирдәвесләрне, аларның парларын, кияү-киленнәрне тәрбияләргә, көйләргә, якты йөз белән каршы алырга, ашатып-эчертеп, күчтәнәчләр биреп озатырга кирәк.

Алгарак китеп булса да, шуны әйтәм: олыгаеп соңгы юлга китүче туганнарны озату мәшәкатьләре дә – алар өстендә.

Сабантуйлар, бәйрәмнәр бик эләкми Кадриягә. Утызлап кунак җыела, гаиләләре белән туганнар кайта. Бала-чага гына да – бер көтү. Өмелхода җиңгәбез белән бергә бик тату, һәр сүздән аңлашып эшләгәнгә, йокысыз үткән бәйрәм көннәрендә дә ул беркемгә караңгы чырай, ризасызлык күрсәтми, һәрвакыт ачык йөзле, ишле кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлый. Моңа аның һөнәри осталыгы да ярдәм иткәндер. Ул Казан кооператив техникумын тәмамлый, юллама буенча Балтач ресторанына эшкә урнаша. Нәкъ менә шунда Зөләйха туганыбыз аның уңганлыгына, акылына, холкына игътибар итә.

Яшьләр очраша, күрешә, аралаша. Һәм Марсельнең, барлык туганнарның бәхетенә, Кадрия төп йортка аяк баса. Аны бик яратып кабул итәләр. Абыебыз Мортаза - авылның иң дәрәҗәле, булдыклы, юмарт кешесе, һәркемгә яхшылык эшләүче. Җиңгәбез Өмелхода – сабырлыкның мәрхәмәтлелек өлгесе, гаилә тоткасы. Алар – үрнәк гаилә, мул тормышта яшиләр.

Кадрия “Урал” колхозының ашханәсенә мөдир булып эшкә урнаша. Бик җаваплы, саваплы ул кешеләрне ашату. Күпме рәхмәт сүзләре ишеткәндер, исәбе юк. Хезмәт хакы аз, эше авыр. Язгы чәчү, урып-җыю чорында өйгә бөтенләй кайтып булмый диярлек. Аш-суга осталык, булганлыгы нәтиҗәсендә, күптөрле тәмләткечләр кулланып, кайвакыт бик үк сыйфатлы булмаган әйбердән дә менә дигән тәмле, ашап туйгысыз ризыклар әзерли биредә эшләүчеләр. Остаздан күп нәрсәгә өйрәнә алар.

Һай, гомер агышлары... Яшәешнең катгый кануннары. Ару гына эшләп йөргән Мортаза абыебызга инфаркт була. Марсель белән Кадрия туганыбыз, табиб Зиннур ярдәмендә 40 көн буе яныннан китмичә саклыйлар, тәрбиялиләр. Ләкин... Аннан соң җиңгәбез Өмелходаны да кадерләп соңгы юлга озаталар.

Лаеклы ялга чыккач та, ял итеп кенә ятмый алар. Марсель белән бергә һөнәрчелек белән шөгыльләнәләр. Аларга зур, бик авыр бала хәсрәте кичерергә дә туры килә. Ничекләр сабыр иткәннәрдер, бер үзләре генә белә. Аллаһы Тәгалә яшәү өчен көч бирә.

Гаиләдә ике егет – Альмир, Рафил үсеп җитә. Югары белем алып, эшкә урнашалар, гаилә коралар. Сайлаган парлары да үзләре кебек тәрбияле, эш сөючән, ишле гаиләдән. Төп йорттагы килен Илнара кибет тота.

Рафилнең тормыш иптәше Римма – атаклы кул эшләре остасы. Аның турында күп кенә газеталарда язылды.
Кадрия – кадерле әни, кайнана һәм әби. Аның биш оныгы бар. Барысын да яратып, кадерләп үстерде. Ике килен белән дә уртак тел табып, барысын да көйләп, җайга салып тора. Һичкайчан зарланмас, үзенә никадәр авырлык килсә дә сиздермәс. Бәхетле картлыкны акылы, сабырлыгы, тырышлыгы белән әзерли ул.

Биредә аның авыл халкы өчен иң төп хезмәте, иң мөһим эше турында язмыйча мөмкин түгел. Озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп хөрмәткә лаек каенсеңлем Наилә белән Кукмара мәдрәсәсендә алты ел дин гыйлеме үзләштереп, сертификатлы абыстай булдылар. Кышкы суыкта да, көзге пычракта да бер көн укуны калдырмадылар, бик тырыштылар. Аларның дингә кереп китүләре кисәк кенә түгел. Мин белгәннән бирле нәнәдән догалар ятлап өйрәнеп, үзләре дә күп китаплар укып, ихлас күңелдән дини йолалар үтәп, намазларын калдырмыйча яшәделәр, яшиләр.

Хәзер инде бөтен авыл халкының күзе – шуларда. Элеккеге абыстайларыбыз Тәэминә, Могзания апай озак еллар авыл халкына хезмәт иттеләр. Бик үтемле, ягымлы вәгазьләре белән дә күңелгә кереп калдылар, зур эш башкардылар, рәхмәт аларга. Ләкин яшь барган саен, зур дини эшләрне үтәү читенләшә шул. Кадрия белән Наилә – аларның дәвамчылары. Изге гамәлгә Аллаһы Тәгалә ярдәм итә, юл ача. Күңел түрендә йөрткән теләкләре дә тормышка ашты: аларга Хаҗга бару насыйп булды.

Хәмидә апай Тимергалиева  исемендәге мәдрәсәдә дин сабаклары укыту – аларның тагын бер саваплы эше. Олыларга – Кадрия, балаларга Наилә белем бирә. Хезмәтләре нәтиҗәсендә авылда олылардан Коръән укучылар да күп. Наилә балаларга дини белем белән бергә әхлак, тәртип, үз-үзеңне тоту, тормыш кагыйдәләрен дә аңлата. Анда укыган балалар тәрбиялелекләре белән аерылып тора.

Һәр кеше башыннан үтә торган авыр, кайгылы, якыннарыңны соңгы юлга озату вакытында алар – төп терәк. Безне озату да алар өстендә инде, берүк озын гомерле булсыннар.

Кадрия үз туганнарын да бик якын итә. Алар өчен догасын кыла, исәннәренең хәлләрен белә, булыша. Үз туганнарының гына түгел, әнием Бибисараны – кайнатасы Мортазаның сеңлесен – бик озак тәрбияләде ул. Нәнә аларны “безнекеләр”, “безнең өй” дип кенә йөртә иде. Әнине бик хөрмәтләделәр, Кадрия үз туганы кебек карады. Нәнә үзе дә соңгы көнгә кадәр Марсель белән Кадрияне теленнән төшермәде. Ходайның рәхмәте булсын аларга.

Аллаһы Тәгалә Кадриягә акылны, сәләтне, зиһенне мулдан биргән. Ул – бар туганнарның киңәшчесе, сер сандыгы да. Авыр вакытларда киңәш, ярдәм сорап килгән авылдашлар да аның чын күңелдән әйткән, йөрәккә үтәрдәй фикерләре, сүзләреннән үзләренә тынычлык табалар.

Бу мәкаләмдә авыл мулласы Минемулла, ихластан бөтен эшләрне башкаручы, мәзин Мөхәрләм, авыр чакларда булышучы Илназ һәм башкалар турында язмадым инде. Сүз дә юк, алардан, аларның эшчәнлегеннән башка мәчет, мәдрәсә эшләрен аерып булмый. Язмамда телгә алынган барлык кешеләр дә якты маяк кебек авылны яктыртып, җылытып торалар сыман. Авылның рухи халәтенә дә алар зур йогынты ясыйлар, исән-сау гына булсыннар.
 

Рәсимә ИДРИСОВА, Олыяз

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk