Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тоз күлендәге һәлакәтне безнекеләр дә күргән

Соль-Илецк курортында Татарстаннан килгән мәктәп укучысын яшен суккан, дип язган идек. Аннан соң WhatsAppта тавышлы хәбәр йөрде, "Титаник"тагы кебек, дип чагыштырылган иде.

13 яшьлек малай гаиләсе белән Минзәләдән ял итәргә килгән. Яшенле яңгыр ява башлаганда, ул суда булган. Фаҗигане үз күзләре белән күргән кешеләр раславынча, коткаручылар репродуктор аша ял итүчеләргә тиз арада судан чыгарга кушкан. Туристларның күпчелеге якындагы кафега кереп яшеренгән. Суда дистәгә якын кеше калган.

    Алсу- Азат Фазлыевлар концерт белән барган. Алар белән бергә Олы Әтнә егете Илнар Гатиятуллин да шунда булган. 

- Без шунда, Соль-Илецкиның үзендә идек, күлгә төшкән вакыт иде. Яңгыр килә башлагач, кара болытларны күргәч без "Кедровая бочка"га кереп киттек. Без шунда утырганда яуды яңгыр, бик каты яуды, чиләкләп койды, ташулар акты. Минзәләдән килгән егетне шунда яшен суккан, ул судан чыгып өлгерә алмаган. Суда кеше күп иде шул, болыт килгәнне күргәч тә чыкмадылар күбесе. Ул егетне "Ашыгыч ярдәм"  машинасы алып китте. "Юлда үлгән", диделәр. Башкалар исән-сау, тик вакытында бик ыгы-зыгы, тавыш иде, кайтып китүчеләр дә булды. WhatsAppта йөргән хәбәр хәвефлерәк,  ул дәрәҗәдә үк булмады.   Без концертны шул көнне кич куйдык, - дип сөйләде Илнар Ирек улы.

http://atnya-rt.ru/news/khvef-khtr/toz-klendge-laktne-beznekelr-d-krgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk