Тормыш, тормыш...
«Бик читен, авылыбызда кибет юк», - диде ул. Әлбәттә, тормышы кайнап торган, кибетләренең, сату үзәкләренең иге-чиге булмаган Кукмара кешесенә бу сүзләрне ишетүе сәер булды.
Беркөнне автобус тукталышына ике кулына авыр сумкалар аскан, эсседә әлсерәгән бер апа килеп басты. «Сез нинди автобус көтәсез?» - дип дәште ул миңа.
Моның кадәр әйбер күтәреп, якын җиргә генә кайтмыйдыр, дигән уй белән: «Мин “тройка” көтәм, сезгә авыл автобусы кирәктер?» - дип җавап бирдем. «Әйе, ай саен пенсия акчасын алгач, бер шулай кирәк-яракларны җыеп кайтам Кукмарадан. Бик читен, авылыбызда кибет юк», - диде ул. Әлбәттә, тормышы кайнап торган, кибетләренең, сату үзәкләренең иге-чиге булмаган Кукмара кешесенә бу сүзләрне ишетүе сәер булды.
«Ирем үлеп киткәнгә 15 ел инде, кайнанам белән торам. Балалары булса да, миндә торуны кулайрак күрә. Кайтканымны өзелеп көтә ул, - дип сүзен дәвам итте мөлаем юлдашым. - Бик тату яшибез. Үзе дә мине гомер буе якын итте, хөрмәтләде. Карале, сеңлем, боларның барысын ник әйтә, димә инде. Никтер сиңа сөйлисем килде».
Чәчләренә чал кунган, тормыш авырлыкларыннан битләре җыерчыкланган, якты йөзле, күзләрендә әле дә яшәү нуры балкып торган райондашым белән берничә минут кына сөйләшеп калдык, «тройка» килде. «Минеке күренми әле, бу автобуска утырып, олы юлга булса да чыга торыйм әле», - диде ул. Сумкасының берсен кулыма алдым да автобуска юнәлдек. «Әйе, ул туган авылына ашкына, туган җиренә, аның кайтуын зарыгып көтеп торучы кайнанасы янына. Баксаң, иптәше дә юк, үз әнисе дә исән түгел», - дигән уйлар белән танышымны күзләдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев