Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Төнлә белән Кукмараның кирпеч заводында янгын чыккан

Янгын нәтиҗәсендә 300 квадрат метр мәйданда агачтан ясалган аслык кара күмергә әйләнгән.

Төнлә белән Кукмарада янгын сүндерүчеләр кирпеч заводында килеп чыккан янгынны сүндерә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең пресса хезмәтендә сөйләделәр. 

Кичә сәгать 23.40та «112» бердәм номерына Кукмараның кирпеч заводы территориясендә янгын чыгу турында хәбәр алына. 

Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре киптерү цехында агач аслыклар януын ачыклый. 

Төнге сәгать уникегә кадәр янгын сүндерелә. Нәтиҗәдә 300 квадрат метр мәйданда агач аслык янып бетә. 

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk