Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әти-әниләр белән кызыклы уен үткәрдек

“Каенкай” балалар бакчасында иртә яшьтә һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып барыла

Еллар үтәр, бүгенге сабыйлар зур кызлар һәм егетләр булып үсеп җитәрләр. Алар алдына һөнәр сайлау мәсьәләсе килеп басачак. Бу - бик катлаулы һәм җаваплы бурыч, чөнки гомерлек юлны сайлау, дигән сүз. Шуңа күрә безнең “Каенкай” балалар бакчасында иртә яшьтә һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып барыла. Сюжетлы-рольле уеннар аша башкарылучы бу эш балаларга олылар дөньясы турында күзаллауларын киңәйтергә, аларның һөнәрләре белән кызыксыну уятырга, хезмәткә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә. Бу мәсьәләгә әти-әниләрен дә җәлеп итәбез.

Шушы көннәрдә кече төркемдә тәрбияләнүче нәниләрнең ата-аналары белән “Барлык һөнәрләр дә кирәк, барысы да мөһим” дигән эшлекле уен үткәрдек. Максатыбыз – балаларына һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсенә игътибарларын арттыру иде. Уен, түгәрәккә тезелеп, әти-әниләрнең бер-берсенә туп тапшырып, шул ук вакытта үз белгечлекләрен һәм кайда эшләүләрен әйтүдән башланды. Аннары төрле һөнәрләр турындагы табышмакларга җаваплар таптылар. “Балаларыгызга нинди эштә эшләвегез, әби-бабайларның, туганнарыгызның  кайда хезмәт куйганнары турында сөйләгәнегез булдымы? Аларның сезнең эш урыннарында булганнары бармы? Киләчәктә  балаларыгызны нинди һөнәр иясе итеп күрер идегез?” – әнә шундый һәм башка күп  сорауларга җавап бирделәр. Төркемнәргә бүленеп, нәниләр исеменнән берәр төрле һөнәр турында сөйләүләре дә кызыклы булып чыкты.

Гомумән алганда, бу чара күңелле һәм файдалы үтте. Әти-әниләр дә, үзләренең тәэсирләре белән уртаклашып, шундый фикерләрен белдерделәр.

Гөлназ КӘРИМОВА, Елена АБЛАЕВА,
Тәрбиячеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk