Техник хезмәткәр булып эшләүче Фәния Солтанова: Рәхәтләнеп, армый-талмый җыештырам
Кукмараның күппрофильле лицеенда Фәния Солтанованың техник хезмәткәр булып эшли башлавына быел 29 ел була.
Аларның – чисталык сагында торучыларның хезмәте бәяләп бетерелми, күзгә күренми кебек. Чөнки эшләре тирә-юнебез чиста булмаганда гына күзгә ташлана. Яшәү һәм эшләү урыныбызның сакланыш дәрәҗәсе дә, матурлыгы, пөхтәлеге дә аларның тырышлыгыннан, эшләрен җиренә җиткереп башкаруларыннан тора.
...Мәктәпне тәмамлап, пешекче һөнәре алганнан соң: “Йөземне үз кулым белән өзеп ашыйсым килә”, – дип, Кукмара кызы Фәния Солтанова Ташкент каласына, әнисенең апасы янына китеп бара.
– Йөземнең кибетләрдә юк заманы, ничек үскәнен, җитешкәнен күрәсем килде. Анда самолет төзү заводына мастер булып урнаштым. Көньяктагы ел фасылының бөтен матурлыгын күреп, мине үстерешкән Зәкия әбиемне сагынуга түзә алмыйча, бер елдан соң Кукмарага кайтып киттем. Кияүгә чыгып, беренче кызымны алып кайтканчы җәмәгать туклануы системасында, аннан соң киез-итек киез комбинатында эшләдем. Торгынлык еллары иде, хезмәт хаклары да тоткарлана. Ә балаларны үстерергә кирәк. Әни Кукмара икенче мәктәбендә техник хезмәткәр урыны барлыкка килгәнен әйтте дә, бюджет системасы бит, аз булса да акчасы булыр дип, кичләрен мәктәпнең спорт залын юа башладым, шуннан соң 29 яшемдә бирегә тулы эшкә күчтем, – дип хезмәт юлын барлады ул.
Кукмараның күппрофильле лицеенда Фәния Солтанованың техник хезмәткәр булып эшли башлавына быел 29 ел була. “Минем бала чагым бәхетле булды: халык телендә дүртенче номер дип йөртелгән районның барак тибындагы өендә үссәк тә, мунчасы да, бакчасы да бар иде. Әни, безне – өч кызын ике айлык чагыбызда Зәкия әбиебезгә калдырып, киез итек фабрикасындагы авыр һәм җаваплы эшенә чыга, әти дә озак еллар шунда эретеп ябыштыручы булып эшләде. Әбиемне бик яратканга күрә дә, мәктәпне тәмамлагач, сеңелләрем шикелле югары уку йортына белем алырга китмәдем мин, Кукмарада төпләндем. Биш ел музыка мәктәбенең думбра бүлегендә дә укыдым әле. Шушы өлкә буенча да китә ала идем. Гомеремнең күп өлешен идән юучы булып үткәргәнемә һич тә үкенгәнем булмады. Чөнки яратып, бар күңелемне биреп башкарам, – ди ул. – Миңа ошагач, эшемнең нәтиҗәсе башкаларга да ошыйдыр дип уйлыйм. Рәхәтләнеп, армый-талмый җыештырам. Элек мәктәптә мондый заманча шартлар юк иде. Җылы суны элеккеге мәктәп коридорының бер почмагында торган зур кисмәктә җылытып, чиләкләрне ике кат буйлап күтәреп йөри идек. Ә хәзер лицейның өч катында да җылы суы килә, идәнне дә юарга уңайлы”.
Лицейдагы сигез техник хезмәткәрнең эше ике сменага бүленгән. Өч катлы бинаның мәйданы да зур, балалар саны да меңгә якын. Шуңа күрә хезмәтләренең күләмен күзаллавы авыр түгел.
– Әни, гомумән, тик тора белми ул безнең. Чисталык ярата, бик тәмле итеп ризыклар әзерли, – ди медицина хезмәткәре булган кызы Эльвира. – Ул тырыш, эшчән булганлыктан, безгә дә ялкауланып яшәргә оят.
Рөстәм Кәшәпов, күппрофильле лицей директорының административ хуҗалык эшләре буенча урынбасары:
– Фәния апабыз – бик намуслы хезмәткәребез ул безнең. Һәр эшен җиренә җиткереп, үзвакытында, әйбәтләп үти. Бүлеп бирелгән участоклары һәрвакыт чиста. Җитәкчелек тарафыннан аңа карата бернинди ризасызлыгыбыз юк. Лаеклы ялда булса да җибәрәсебез килми. Шулай алга таба да эшләргә язсын аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев