Түбән Үрәс авылыннан Наталья Михайлова тудырган матурлык өй каршындагы бакча, ишегалдыннан ук башлана
Нинди генә төр чәчәк юк анда: туфракка да утырткан, чүлмәктәгеләре дә шау чәчәктә. Ә инде өй эченә керсәң, анда үзе бер гүзәллек дөньясы.
Изолоннан ясалган берсеннән-берсе купшы роза, лилия, дәлия чәчәкләренә, яктырткыч лампаларга карап кына торырлык. Болардан тыш, сәйләннән чигеп, төрле картиналар, иконалар да ясый, ыргаклы һәм гади энә белән бәйли дә әле ул.
- Кул эшләренә тартылуым бүгенге көндә Танькино авылында яшәүче әнием Раисадан киләдер дип беләм. Ул яшь вакытында ыргаклы энә белән тәрәзә челтәрләре, сөлге читләре дә бәйләгән. “Эштән кайткач, төн урталарына кадәр кул эше белән утыра идем. Хәзер дә әллә ниләр бәйлисе, чигәсе килә. Күзләрем генә начар күрә шул”, - дип офтана ул. Әнинең сандыгында чигү әйберләре бик күп. Кулъяулык, сөлге, ашъяулык, кашагалар, дисеңме... Вакыт узган саен, тукымалары бераз төсен югалтса да, бизәкләре берни эшләмәгән. Мөгаен, ул вакытта чигү җепләре аеруча сыйфатлы булгандыр. Мин кияүгә чыккан вакыттагы бирнә мендәрләренең дә тышлыгы чигүле. Иң кадерле истәлек итеп саклыйм аларны, - ди Наталья. - Әни үзенең белгәннәрен без – кызларына да өйрәтте. Оекбаш, башмак, шарфлар бәйләгәндә энәнең бармак очларын тишкәләп бетергәнен яхшы хәтерлим. Шулай да ташламадым әлеге шөгыльне, күз яшьләре белән булса да, хезмәтемне ахырына җиткерә идем. Ярый әле үҗәтлек күрсәткәнмен дип сөенеп бетә алмыйм хәзер.
Наталья кулына ни тотса, шуңа “җан” өрә торганнардан. Стенага эленгән, тормыш иптәше белән парлап төшкән зур фотоны сәйлән белән чигеп эшләгән ул. Шулай ук шкаф түрендә урын алган дистәдән артык иконага да аның кул җылысы салынган. Иисус Христос, Николай Чудотворец, Изге Ана һәм башка изгеләрнең рәсемнәрен чигү өчен, райондашыбызга ике атналап вакыт кирәк булган.
- Аның эченә бер кереп китсәң, һич аерылам димә. Бик авыр, вак һәм четерекле хезмәт булса да, соңгы нәтиҗәне күргәч, үз-үзеңнән канәгатьләнеп, сөенеп куясың, - ди ул. – Эшем төгәлләнгәч, һәрберсен аерым рам эченә урнаштырам. Пыяла аша аеруча күркәм булып күренә алар. Иконаларны заказ буенча да чигәм. Шулай ук төрле күргәзмәләргә дә сорап алалар.
Өйгә изолон дигән материалдан ясалган чәчәкләр, төнге яктырткычлар кую халык арасында соңгы вакытта аеруча популярлашты. Туган көн, юбилейлар, төрле истәлекле даталар уңаеннан бирергә дә менә дигән бүләк ул. Наталья Михайлова аларны ясау өчен үзенә эш бүлмәсе дә булдырган.
- Әлеге эшкә ике ел элек алындым. Үзем өчен генә берәр чәчәк ясап карыйм әле дип тотынган идем, азартка кереп китүемне сизми дә калдым, - ди остабикә. - Беренче хезмәтем ике метр биеклектә купшы өч зур ак розадан ясалды. Бер атнага якын вакыт китте. Иң элек чәчәк таҗларын кисү өчен лекало аласың. Таҗлар саны күп булса яхшырак. Аннары фен ярдәмендә материалны җылытып, төрле формаларга китерәсең һәм тезәсең. Сат әле дип сораучылар булса да, беркемгә бирәсем килми аны. Өйнең зал өлешендә зур гөлләр арасында бик матур булып утыра. Лилия чәчәге ясау өчен – якынча 1,5 метр, ә розаларга ике метрлап материал китә. Изолонны махсус заказ биреп кайтартам, чәчәкләрне урнаштыру өчен шланглар, электр чыбыклары исә кибетләрдә сатыла. Үрнәкләрен интернет челтәрендәге төрле төркемнәрдән карыйм, үземнең фантазиямне дә эшкә җигәм. Кечкенә өстәл лампалары, тартмадагы роза чәчәкләре арасына кибеттән алган әзер вак чәчәкләрне дә өстәп җибәрәм. Төнге яктырткычларга барби курчагы куеп ясалганнарын быел аеруча яратып алдылар. Чыннан да, ут кабызгач искиткеч ул.
- Ә менә чәчәкләргә, лампага тузан утырса, аларны нишләтергә? – дим әңгәмәдәшемә.
- Салкын су белән юып аласың я булмаса кран астында чайкыйсың да киптерәсе генә кала. Бернишләми, төсе дә уңмый, ялтыравыгы да бетми, кубып та төшми, - ди ул. - Кул эшләнмәләре – минем өчен күңелгә рәхәтлек бирә, башны кирәксез уйлардан арындыра торган зур бер мавыгу. Заман белән бергә атлыйм, өстәмә акча да эшлим дисәң, яңалыклардан хәбәрдар булырга, ялкауланмаска кирәк.
Наталья кул эшләре остасы гына түгел, уңган хуҗабикә дә. Теплицасындагы вак помидорлары инде май башыннан бирле кояш яктысында күзләрне камаштырып, кып-кызыл булып пешеп утыралар, кыярлары да өлгергән. “Абзар тулы мал-туар, кош-кортны да үзвакытында карарга кирәк бит. Боларның барысына да ничек өлгерәсең?” – дим.
“Парлы булганда эшнең бер авырлыгы да юк, - ди ул. – Ирем Алик Түбән Үрәс мәктәбендә физик тәрбия фәнен укыта, мин әлеге белем йортында газ операторы булып эшлим. Без бар эшне дә бергәләп башкарырга күнеккән. Алик һәр хезмәтемне бәяли, үз фикерен әйтә. Кайбер кул эшләренә төзәтмәләр дә кертергә куша. Уртак тырышлык һәрчак куанычлы нәтиҗәләр китерә”.
Фото: Алсу Саляхутдинова/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев