Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Үрәс авылында яшәүче Рәмзия ханым Жомбина, кызы Эльвираны Африка егетенә кияүгә биреп, яшьләрнең кызыл туйларында катнашты

...Газиз балаңны өйдән чыгарып җибәрү, туган йортыннан “очыру” бер дә җиңелләрдән түгел. Ә инде кызыңны теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре бөтенләй башка булган чит илдә калдырып кайту әни кеше өчен икеләтә авырдыр ул. Рәмзия апаның үзенә сүз бирик.

Бәхетле була күрсен
 

- И-и-и, әйтмә дә. Үзәкләрем өзелде инде башта. Кияүнең гаиләсен, андагы тормышны үз күзләрем белән күргәч кенә бераз тынычландым, - ди ул. - Без ирем Вячеслав белән өч бала: ике кыз, бер ул үстердек. Альбинабыз гаиләсе белән Казанда яши, ике баласы бар, улыбыз шулай ук башкалада төпләнде. Ә менә икенче кызыбыз Эльвира җиде елга якын Африканың Кения дәүләтендә миссионерлык эше белән шөгыльләнә. Ул анда: “Күреп булса да кайтыйм әле”, - дип, бер генә айга барган иде. Мөгаен, күңеленә ошагандыр. Казандагы югары уку йортын тәмамлагач, Мәскәү семинариясендә белем алып, бик яхшылап әзерләнеп, илнең үзенчәлекләрен өйрәнеп, бер елдан соң кабат Африкага китте. Шуннан бирле чиркәүдә хезмәт куя, яшьләр белән эшли, “Ходай өчен - ел” дигән проектның лидеры булып тора.

Нәрсә дип әйтим, кызыбыз үз бәхетен моннан меңнәрчә чакрым ераклыкта табар дип башыма да китермәдем, бераз эшләр, күңелен тынычландырыр да кире Татарстанга кайтыр дип өметләндек. Әмма язмыш дигәннәре без уйлаганча гына түгел шул. Берсендә кәрәзле телефоннан видео аша сөйләшкәндә: “Әни, миңа Барака исемле Африка егете тәкъдим ясады, кияүгә чыгам”, - ди бу. Егетен дә күрсәтте. Әтисе дә, мин дә бөтенләй югалып, сүзсез калдык. Олы кызым Альбина: “Әни, үзеңнән җибәр син аны. Эльвира инде кечкенә кыз түгел, үзе дөрес карарлар кабул итә ала”, - дигәч күндем. Әтисе дә ризалашты. Кайда гына яшәсә дә, иң мөһиме: бәхетле була күрсен!
 

 

60 яшьлекне - Африкада
 

Туй 11 июньгә билгеләнгән иде. Юл чыгымнарының барысын да Эльвира һәм яшь кияү Барака үз өсләренә алды. Олы кызым Альбина белән 30 майда юлга кузгалдык. Иң элек поездда Казаннан Мәскәүгә бардык. Аннары Төркиягә, шуннан Көнчыгыш Африка дәүләтенең Кения Республикасы башкаласы Найроби шәһәренә очтык. Безне аэропортта Эльвира каршы алды. Елашып күрешеп, Найробидан ерак түгел Момбаса дигән шәһәргә барып, шунда дүрт көн дәвамында өчебез бергә ял иттек, рәхәтләнеп колач җәеп, Һинд океанында коендык, туйганчы манго ашадык, кояшта кызындык, таң алдыннан кояш чыкканда бегемотларны фотога төшердек, көймәдә йөздек. 1 июньдә минем 60 яшьлек юбилеем иде. Туган көнемне балалар белән чит җирдә үткәрү, әлеге сәяхәт минем өчен иң зур бүләкләрнең берсе булды. 

Ял итеп, өчебез бергә Кениянең Кисуму шәһәренә кайттык. Кияү буласы кеше кулына розалардан ясалган өч чәчәк бәйләме белән каршы алды. Күзгә-күз карашып, беренче очрашуыбыз иде ул. Барака инглиз телендә иркен сөйләшә, бик ягымлы, итагатьле, аның һәр хәрәкәтендә тәрбиялелек сизелә. Булачак кода-кодагый йортына кайттык. Егетнең әтисе дә Эльвира эшли торган чиркәүдә хезмәт куя икән, яшьләр дә шунда танышканнар. Гаиләдә җиде бала. Барака – икенчесе. Аңа 31 яшь. Ишегалларында машина, мотоцикл, квадроцикл да бар. Кемгә кайсы җайлы – шуның белән чыгып китә. Тел каршылыклары булуга карамастан (Эльвира тәрҗемәче ролен үтәде, – авт.), бик җылы очрашу булды. Чәкчәк, Кукмара металл савыт-сабалар заводы товарларын алып барган идек, шуларны бирдек. Бик сөенделәр. Сыр яратучы кызыбыз Эльвираны да үзебездә җитештерелгән тәм-томнар белән куандырырга онытмадык. 
 

500 кешелек туй
 

Африка кануннары буенча, анда яшь парлар иң элек язылышалар (әмма бергә яшәмиләр), шуннан соң гына чиркәүдә ярәшәләр һәм туй була икән. Туй чиркәү кырындагы бик матур урында, шатер астында узды. Мәйданчык зәвык белән бизәлгән, күп итеп лампочкалар элгәннәр. Мәҗлестә якынча 500 кеше булгандыр. Һәр кеше бизәнеп-ясанып, матур киемнәрен киеп килгән. Кениялеләрнең күбесе инглиз телендә сөйләшә. Миңа исә “Мама Эльвиры” дип эндәштеләр. Ап-ак күлмәк кигән кызым белән икәүләп кияү каршына барганда аккан күз яшьләрен һич тыярлык түгел иде. Ул мизгелләрдә бар тормышым, кызымның кечкенә вакытларына кадәр искә төште. Әле беркөнне Эльвира белән телефоннан сөйләшеп алган идек: “Әни, туй фотолары, видеолар әзер. Син бигрәк каты елагансың икән мине Барака кулына тапшырганда. Минем исә һәрвакыттагыча авызым ерык, кәефем шәп”, - дип көлде. 

Бәйрәм көндезге сәгать унбердән кичке сәгать алтыларга кадәр баргандыр. Алып баручы да бик шаян, җор телле кеше иде. Җырлатты да, биетте дә, уеннар да бик күп булды. Мин туйда яшьләрне татар телендә котладым, Альбина исә инглиз теленә тәрҗемә итте. 

Туйга барсаң, туеп бар, дигән гыйбарә бар бит әле. Мин дә, әлеге сүзләрне искә төшереп, безгә хас булмаган Африка ризыкларын ашый алмам инде дип уйлаган идем. Юкка борчылганмын. Өстәлләр саны бик күп, һәм алар яшелчә, җиләк-җимешләрдән сыгылып тора иде. Шулай ук бәрәңге дә пешергәннәр, тавык, терлек итләре дә куйганнар. Әмма үзең кискән токмачлы ашны берсе дә алыштыра алмый. Әлбәттә, табынга үзләренең милли ашлары да чыкты. Чүпрә һәм камыр көпшәкләндергечсез, төче камырдан кукуруз оны белән пешерелгән кабартма чапати дип атала икән. Ул Көнчыгыш Африкада яшәүчеләрнең иң төп туклану азыгы булып тора. Шулай ук кениялеләрнең аеруча яратып әзерли торган икенче бер ризыклары - угалидан да авыз иттек. Миңа бик ошап бетмәде, ә менә Альбина дөгеле ризыкларны үз итте. 

Бәйрәмнән соң Эльвиралар яши торган арендага алынган йортка кайттык. Анда яшь парларның дуслары да килгән иде. Шашлыклар кыздырып, төнгә кадәр гөрләшеп утырдык. 
 
 

Ышанычлы кулларда
 

Шәһәрдә транспорт шактый күп, әмма бер җирдә дә светофор һәм җәяүлеләр юлы юк. Шуның өчен башта машиналарның китеп беткәнен көтәсең, аннары гына юлның икенче ягына чыгасың. Мин башта курыктым әле, соңыннан үзе ияләнәсең икән ул. Халык күбесенчә тук-тук дигән өч кешелек транспортта хәрәкәт итә. Кибетләр дә шактый. Сәүдә нокталарында бәяләр алай кыйммәт димәс идем. Кызым балаларына шактый кием-салым алып кайтты. Җиләк-җимеш шулай ук бик очсыз. Агачтан үзең менеп алсаң, бөтенләй бушкадыр инде. Әмма юл читендә сатып торучыларныкы да безнең акча белән бик аз сумма чыга. Һава торышына килгәндә, без барганда, яңгырлар сезоны башланган иде. Иртә белән чиләкләп яңгыр коя, шул арада кояш чыга, кыздыра, дигәндәй... 

Ун көнлек сәяхәтебезнең соңгы көннәре җиткәндә, күңелем тулып түгелергә генә торды. Кода-кодагый, кызым белән киявем аэропортка кадәр озата килделәр. Бүләккә ике зур матур тәлинкә, тукымалар бирделәр. Бик күңелебез булып, юлга кузгалдык. Эльвираны ышанычлы кулларга тапшырганбыздыр дип өметләнәм. Кияүнең бик тә кар күрәсе килә. Шуның өчен авылга кыш көне кайтырбыз, диделәр. Ходай очрашулар насыйп итә күрсен!
 
 
Африка килене Эльвирадан тәмле рецептлар:

- Без христианлык эше алып баручы урында көндәлек азык - угали (кукуруз оныннан ботка) һәм сукумавики (томалап пешерелгән үләннәр). 

  • Угали әзерләү өчен су кайнатырга һәм шунда кукуруз оны салып, озак итеп болгатырга кирәк. Бернинди дә тәмләткечләр өстисе түгел. Ул молдаваннарның милли ризыгы мамалыгага охшаган, әмма угали тыгызрак һәм катырак була. 
  • Сукумавики пешерү өчен иң элек суганны кыздырасың, помидор өстисең, сукумавики дип аталучы ваклап туралган үләннәрне саласың. Россиядә минем андый үләнне очратканым юк. Биш минутта тәмле һәм туклыклы икенче аш әзер була. 
  • Шулай ук мин туган ягымдагы шикелле терлек итен томалап пешерергә дә яратам. Ваклап туралган ит өстенә кызыл борыч, “свежий” имбир һәм мускат чикләвеге салгач, аеруча тәмле килеп чыга ул. Ирем дә әлеге ризыкны ошата, мактый-мактый ашый. 

 

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk