Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Түбән Арбашта “Әдәби марафон” үткәрелде

Укучылар китап уку буенча көч сынашты

Балаларда китапка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, укчыларның сөйләм телен үстерү һәм әдәби әсәрләрне яратып укырга өйрәтү максатыннан татар теле укытучысы Ленара Гыйбадуллина белән без 4-10 сыйныфлар арасында бер айлык мәктәпкүләм “Әдәби марафон” оештырдык. Укучыларга күчмә китапханә тарафыннан даими китаплар бирелеп барылды. Алар китапны укып, эчтәлеген кыскача дәфтәргә язып бардылар. Аларга Р.Рахман , М.Кәбиров, А.Галиева, А.Әхмәтҗанова, К.Кәримов, Р.Газизов, Н.Әхмәдиев, Н.Хәсәнов, Р.Вәлиев, А.Гыймадиев, Х.Камалов һәм башка күп кенә авторларның китаплары бирелде. Укучылар бик кызыксынып, яратып һәм шул ук вакытта узыша-узыша китап укыдылар. Марафон тәмамлангач, без укучыларның әсәрнең эчтәлеген язып барган дәфтәрләрен тикшердек, кайсыдыр әсәрләрен кабат сөйләтеп карадык, укучыларның чыннан да укыганнарына инандык һәм менә нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Бик күп әсәр укыган укучылар бар. Дәфтәрләре дә бик пөхтә, эчтәлеген тирән итеп язганнар.

Беренче урын 9 сыйныфтан Сөмбел Миннегалиевага, икенче урын 6 сыйныфтан Иделия Гыйбадуллинага, өченче урын 6 сыйныф укучысы Әдилә Гайнетдиновага бирелде. Калган укучылар диплом һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Рима Хисамова, Түбән Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X