Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тайгак юл: ник яшьләрне үзенә тарта?

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Балаларга кибеттән исерткеч эчемлек сатып алып бирүче өлкәннәрнең йөрәкләре бармы икән? Булса, алар мондый юлга бармас, киресенчә, әлеге үсмерләргә алкогольнең – дошман, аның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында бераз аңлатыр, шелтәләп алыр иде. Әгәр әлеге малай-кызлар белән берәр хәл булса, бу дөньяда ничек яшәмәк кирәк?! 
 
Җиденче сыйныф укучысын лаякыл исерек хәлдә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган...

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында бу турыда ишеткәч, тәннәр эсселе-суыклы булып китте. Юк-юк, дөрес түгелдер, ул яшьтә хәмергә кул сузармыни бала?! Әмма күңелен начарлыкка салучыга яшь комачау итми икән шул...
 

Улыбызның безне тыңлыйсы килми
 

9 май көнне Кукмарада исерек килеш полиция бүлегенә китерелгән 14 яшьлек малайның әти-әнисе әнә шулай ди. 
«Улыбыз моннан ел ярым элек энесеннән көнләшә, син мине яратмыйсың, дигән сүзләр әйтә башлады. Әмма бу дөрес түгел, аңа игътибар җитә, без балаларның икесен дә бертигез күрәбез, беркайчан аерган юк үзләрен. Соңгы вакытта безне бик тыңлыйсы килмәвенә борчылам. Берәр эш кушсаң да, ярар, ярар дип әйтә дә оныта. Бассейнга, самбога йөреп алды. Аларны да ташлады. Бертөрлелектән тиз туя, кызыксынуы юк. Кичке якта урамга чыккалый инде ул, әмма озак тормый, тиешле вакытта кайтып җитә иде, исерткеч эчемлек кулланганы бөтенләй булмады. 9 май көнне ул кунактан кайтты. Әбисе аңа, юлга дип, 150 сум акча да биргән булган. Улыбыз: “Өйгә кереп тормыйм, бераз һава сулыйм”, - диде. Сәгать кичке сигезләрдә мин аның белән сөйләштем. Кабат сәгать 21.30да шалтыратканда инде телефоны сүнгән иде. Бераздан баланың полиция бүлегендә булуы ачыкланды», - дип ачына әни кеше 
Укучының полициядә биргән аңлатмасы буенча, ул үзенең бер дустын очрата, һәм алар икесе бергә таныш түгел өлкән кешедән кибеттән исерткеч эчемлек алып бирүен сорыйлар. Әлеге кеше, балаларга үгет-нәсыйхәт бирәсе урынга хәмер алып чыгып, кулларына тоттыра. 

«Алга таба болай дәвам итсә, баланың киләчәктә җинаять юлына басуы да ихтимал. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен, кичекмәстән психологларга мөрәҗәгать итәргә, проблеманың төбенә төшәргә кирәк. Улыгызны спорт түгәрәкләренә мөмкин кадәр күбрәк йөртергә тырышыгыз, кемнәр белән аралашуын контрольгә алыгыз, баланы ешрак кочаклагыз һәм үзегезнең яратуыгызны әйтегез», - дип, үз киңәшләрен бирде утырышта катнашучылар. 

Балигълык яшенә җитмәгән укучының исерек хәлдә җәмәгать урынында булганы өчен, аның әти-әнисенә штраф билгеләнде. Шулай ук алар баланы айга бер мәртәбә район үзәк дәваханәсенең нарколог табибына да күрсәтергә тиеш булалар. 
 

Бернәрсә хәтерләмим
 

Белмимнең башы авыртмый, диләрме әле?! Шуның шикелле әлеге үсмер дә Җиңү бәйрәме көнне үзенең хәмер белән сыра кушып эчкәнен оныткан булып чыкты. Утырышка 16 яшьлек үсмер әнисе белән килгән.

«Бәйрәмнәрдә мин аңа акча бирә идем, әмма мондый хәл күзәтелгәне булмады. Бу юлы нишләп хәмергә үрелгәндер ул, аңламыйм. Өйдә бу турыда яхшылап сөйләштек. Башка кабатланмас, сүз бирәм, диде. Беренче һәм соңгысы гына була күрсен инде», - дип елый әнисе.

Бу үсмер дә үзенең дусты белән урам йөргәндә кибет яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Таныш түгел ир-ат аларга исерткеч эчемлекләр сатып алып бирә. «Мин сыра гына эчтем. Бик оят хәзер үземә», - ди ул. 

Әлеге үсмер белем йортында аралашучан, игелекле, актив дип характерлана. Әнисе дә аны ныклы контрольдә тотарга тырыша икән. Әмма ни өчен кайбер акыллы, тәртипле балалар урамга чыккач, тайгак юлга басалар соң?! Дуслар йогынтысымы бу, әллә тәрбиядәге йомшаклыкмы?! Сораулар ачык килеш кала. 
 

Мин исерек түгел
 

Кукмарада яшәүче, икенче һәм өченче сыйныфларда укучы ике баласы булган әни дә утырышка чакырылган. Сәбәбе – ана кешенең спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы.

Баласы авыргач, райондашыбыз ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә шалтырата. Табиб килә, баланы карый, аны үзләре белән алып китәргә була. Дәваханәгә килгәч, фельдшер бала әнисенең үзен сәер тотуын хәбәр итә. Бу турыда тиешле органнарга җиткерелә. 

«Сигнал керү белән без урынга чыктык. Әни кешене йокысыннан көч-хәл белән уяттылар. Бүлмәгә хәмер һәм ачы ис таралган иде. Бу инде беренче очрак кына түгел. Без әлеге хатын-кыз үзен кулга алмаса, киләчәктә балаларын тиешенчә тәрбияли алмый, дигән фикердә», - диләр ул көнне урында булган комиссия вәкилләре. 

«Мин исерек түгел, эчмим, балаларны да шешәгә алыштырмадым. Тынычландыра торган даруларны күп эчкән идем, шуның өчен каты йоклаганмын. Төзәләчәкмен», - дип, үз-үзен аклады әлеге ханым.

Аның бертуган сеңлесе дә утырышта катнашты. Ул исә апасын дәваланырга алып барачагын, балаларны үз контроленә алачагын ышандырды. 
 
 

Балаларым хакына
 

Районыбыз авылларының берсендә яшәүче, тайгак юлга басып, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы икенче бер хатын-кыз утырышка килеп тә тормаган иде. Аның урынына, башын иеп, ире утыра.

«Мин үзем дә кайчандыр исерткеч эчемлекләрдән баш тартмый идем. Әмма берсендә Кукмарадан килеп: “Әгәр эчүдән туктамасагыз, сезнең балаларыгызны алып китәчәкбез”, - дип әйттеләр дә шул арада айныдым. Сигез ел элек дәваланган идем, бүгенге көнгә кадәр бер тамчы да капканым юк. Маллар асрыйм, хуҗалыкны алып барам. Балаларым хакына мин барысына да риза», - диде ул.

Балаларның әниләре кайбер көнне өенә бөтенләй кайтып та тормый икән.

«Минем аны эзләргә вакытым юк, кемнәр белән эчкәнен дә белмим. Артыннан йөрсәм, кем балаларга ашарга пешерә дә, кем өйне тәртиптә тота соң?! Хатынымны дәваханәгә алып барасы килә дә, риза түгел шул...» - ди бичара ир.
Хатын-кыз күңелен әшәкелеккә салса, аннан тиз генә арына алмый, диләр. Мисал эзләп, ерак та барасы юк, үз күз алдыбызда. Балалары гына әниләренең язмышын кабатлый күрмәсен инде!
 
 
Гөлназ ГЫЙЛЬФЕТДИНОВА, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы:

- Кибетчеләр балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлек саткан өчен нинди закон таләпләре каралганын яхшы белә. Шөкер, соңгы елларда алар тарафыннан үсмерләргә хәмер сату очраклары теркәлмәде. Ә менә 18 яшькә җитмәгәннәрне спиртлы эчемлек кулланырга җәлеп иткән өчен, ике өлкән кешегә беркетмә төзелде. Алар комиссия утырышына да чакырылды, аерым контрольгә алындылар. 

Быел исерек хәлдә полиция хезмәткәре кулына эләккән 12 яшүсмернең әти-әнисе административ штрафка тартылды. Чөнки алар өчен әти-әниләре, законлы вәкилләре җавап бирә. Кибетче сатмый дип тормый, кайбер үсмерләр эчемлек алуның юлларын тиз таба. Таныш түгел кешеләргә акча бирәләр дә, болары кибеттән нинди төрдәге алкоголь кирәк, шуны алып чыгып бирә һәм үз юлы белән китә. Кызганыч, без аларның эзенә генә төшә алмыйбыз. 

Бүгенге көндә спиртлы эчемлек кулланучы, амораль тормыш рәвеше алып баручы, балаларын тиешенчә тәрбияләмәүче 51 ата-ана полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсендә исәптә тора. Төрле хокук бозулар (кибетләрдән вак-төяк әйберләр урлау, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлек куллану, кыйнау, юл йөрү кагыйдәсен бозу һәм башкалар) өчен быел 20 балигъ булмаган малай-кыз профилактик исәпкә алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев