Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курсларына укучылар кабул ителә

Дәресләр атнага ике тапкыр узачак.

1-нче октябрьдән Татарстан мәчетләрендә янәдән татар теле курслары ачыла, дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте пресса хезмәте хәбәр итә.

2020-2021-нче уку елында татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү буенча курслар Татарстанның 45 мөхтәсибәтен колачлаячак, шул исәптә Казанның 45 мәчетен.

Мәчетләрдә татар теле дәресләре атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк - 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 апреленә кадәр.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак.

Мәчет каршындагы татар теле курсларына башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләр чакырыла. Укыту бушлай. Курсларга 1 октябрьгә кадәр ДУМ РТ сайтында күрсәтелгән файлдагы мәчетләргә мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.

фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk