Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанлыларның киләсе эш атнасы бер көнгә кыскарак булачак

28 июньдә Корбан бәйрәме билгеләп үтеләчәк.

Татарстанлылар киләсе атнада дүрт көн генә эшләячәк, дип яза «Татар-информ» МА. 28 июньдә Корбан бәйрәме билгеләп үтелгәнгә, өстәмә ял көне булачак.

Сишәмбе көнне, 27 июньдә, эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Отпускта булучыларның ялы озаграк дәвам итәчәк — 28 июнь отпускның календарь көннәре исәбенә керми.

Искәртеп узабыз, бәйрәм көнен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән раслады. Республикада Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибе ачыкланды инде. Әйтик, Казанда бәйрәм вәгазе — 3.00-3.30, гает намазы — 3.30, гарәп телендә вәгазь сөйләү, Коръән укып дога кылу 3.40 сәгатькә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев