Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанлылар майда 13 көн ял итәчәк

Атнага биш көн эшләүче татарстанлылар майда 13 көн ял итәчәк.

Атнага биш көн эшләүче татарстанлылар майда 13 көн ял итәчәк. Бу хакта республиканың җитештерү календареннән билгеле булды, дип яза «Татар-информ» МА.

Татарстанда яшәүчеләрнең беренче озын яллары дүрт көн (1-4 май) дәвам итәчәк. Бу 1 майда Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелү һәм 4 гыйнвардагы ял көне 2 майга күчү белән бәйле.

Шулай ук Җиңү көнен бәйрәм итү һәм 23 февральдәге ял көне 8 майга күчү сәбәпле, Татарстан халкы дүрт көн рәттән (8-11 май) ял итәчәк.

Моннан тыш, атнага биш көн эшләүчеләр өчен 17, 18, 24, 25 һәм 31 май ял көннәре була.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев