Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанга салкыннар килә

Галим сүзләренчә, төбәк территориясендә атмосфера басымы якындагы ун көн нормадан югары булачак

Шимбә, 15 декабрь төнендә антициклон Татарстанга салкыннар алып килә. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев сөйләде. Ул һава торышын фаразлаганда, Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына таяна.

Төнлә Казанда 14 градуска кадәр салкынайтачак, ә көндез һава температурасы -10 градус булачак. Һава торышы кояшлы, шул ук вакытта бераз болытлы да булачак. Юрий Переведенцев әйтүенчә, 22 декабрьгә кадәр республика территориясендә һава торышын билгеләүче антициклон үзәге Россиянең төньяк-көнбатышында урнашкан. Моннан тыш, температура төшүе төньяк һава агымы белән дә бәйле.

Галим сүзләренчә, төбәк территориясендә атмосфера басымы якындагы ун көн нормадан югары булачак. Якшәмбе, 16 декабрьдә, ул терекөмеш баганасында 768 мм га тигезләшәчәк. Төнлә температура 9 градус булса, ә көндез - 6 градус булачак. Кар яварга мөмкин.

Атна башында, 17 декабрьдә атмосфера басымы тагын да югарырак – 769 мм булачак. Төнлә температура -9 градус, ә көндез -5 градус булачак. Шулай ук кар яварга мөмкин.

Татар-информ

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X