Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрен үтергәннәр

Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә.

Якшәмбе көнне, 14 август иртәсендә, Түбән Кама шәһәрендәге йорт фатирында бер ир-атны үтерү турында хәбәр таралды. «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булганча, кеше үтерү турында хокук саклау органнарына хәбәр иткәннәр.

Җинаятьтә шикләнелүче 40 яшьлек ир-атны фаҗига урынында тоткарлаганнар. Ул Түбән Камада яшәүче булып чыккан.

Мәрхүмнең ЮХИДИ хезмәткәре булуы ачыкланган. Ул эш вакытыннан соң кунакка килгән булган. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, дип аңлаттылар Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә.

Реклама

фото: «Татар-информ» МА

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев