Татарстанда юеш кар явачак
27-29 октябрьдә төнлә һәм иртән республика юлларының кайбер участокларында бозлавык булуы ихтимал
Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында юеш кар яварга мөмкин. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә температура +2...-3 градус булачак. Көндез һава температурасы +6 градуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе, 28 октябрьдә, иртән һәм көндез юеш кар, аннары яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура +1 ... –4 градус, ә көндез +3 -8 градус җылы булачак.
Шулай ук 27-29 октябрьдә төнлә һәм иртән республика юлларының кайбер участокларында бозлавык булуы ихтимал.
фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев