Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда йортта бикләп калдырылган өч яшьлек бала янгын чыгарган һәм шунда янып үлгән

Янгын баланың ут белән шаяруы аркасында чыккан дип фаразлана.

Татарстанда йортта бикләп калдырылган өч яшьлек бала янгын чыгарган һәм шунда янып үлгән. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 13.34 сәгатьтә Апас районы ашыгыч хезмәтенә Шәмәк авылында Һади Такташ урамында ике фатирлы йорт януы турында хәбәр килгән. Чакыру буенча Урта Балтай янгын сүндерүчеләре һәм 106нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре янгын урынына кузгалган», – дип ачыклык керттеләр ведомство хәбәрендә.

Гадәттән тыш хәл урынына килгән янгын сүндерүчеләр бер катлы кирпеч йорттан куе төтен чыгуын күргән. Алар янгынны 10 минутта сүндергән.

Ачыкланганча, бер фатирда ана кеше 3 яшьлек улын бикләп, мунчага кер юарга киткән. Эштән кайткан ата кеше ишеген ачкан һәм куе төтендә ишек янында идәндә яткан улын күргән. Ир-ат улын урамга алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакырган. Ата-ана табиблар килгәнче балага ярдәм итәргә теләгән, әмма табиблар баланың төтен исенә агуланып үлүен раслаган.

Янгын мәйданы 4 кв. метр тәшкил иткән. Янгын баланың ут белән шаяруы аркасында чыккан дип фаразлана.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk