Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак

Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Атна ахырына кадәр Татарстанда уртача җылы һава торышы фаразлана. Республиканың Гидрометеорология үзәге шундый фаразын җиткерде, дип яза «Татар-информ» МА.

Әйтик, иртәгә, республикада яшен, яңгыр көтелә, җилнең тизлеге вакыты белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә яңгыр фаразлана. 21 сентябрьдә төнлә 4-9 градус, көнчыгышта 13 градус җылы булачак. 22 сентябрь төнендә 7-12 градус көтелә. Көннең якты вакытында ике көнне дә +16..+21 градуска кадәр җылыта.

Алдан фаразланганча, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә җылы һәм бераз яңгырлы булачак. Төннәрен термометр баганалары 7-12 градуска хәтле күрсәтәчәк, 23 сентябрьдә көндезен +14..+19, ә 24 сентябрьдә +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk