Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда йөк машинасы җиңел машина белән бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булды

Тикшерү комитеты «юл хәрәкәте һәм автомобильдән файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә саксызлык аркасында берничә кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинять эше кузгатты. 

Авария республиканың Чистай районында Казан-Оренбург трассасының 135 нче чакрымында булды. Iveco йөк машинасы «Лада Ларгус» автомобиле белән бәрелешкән. Шаһитларның фотосурәтләренә караганда, бәрелештән соң ике автомобильгә дә ут капкан, нәтиҗәдә, зур йөк машинасының кабинасы һәм җиңел машинаның бөтен корпусы янып беткән, дип яза «Татар-информ» МА.

Шаһитлар мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше һәлак булган. Йөк машинасы – «Россия Почтасы»ныкы.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машина йөртүче каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Авариядә алты кеше: машина йөртүче һәм биш пассажир һәлак булды. Тагын бер пассажир төрле җәрәхәтләр алган.

Тикшерү комитеты «юл хәрәкәте һәм автомобильдән файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә саксызлык аркасында берничә кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинять эше кузгатты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk