Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүчеләрнең акчасын урлаган аферистлар тоткарланган
Маргарита Симоньян полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң аферистларны тоткарлаганнар.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүчеләрнең акчаларын урлаган өч Пермь кешесе тоткарланган, дип яза "Татар-информ" МА.
Полицейскийлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә теләгән гражданнарның акчаларын урлауда шикләнелүчеләрне тоткарлады, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Аферистлар популяр мессенджерларның берсендә берничә канал ачкан, аларны, имештер, RT телеканалының баш редакторы Маргарита Симоньян алып барган. Аларга язылучылар саны 100 меңнән артып киткән.
Якынча мәгълүматлар буенча, аферистлар төркемнәрдә Россия солдатларына техника сатып алырга кирәк дигән хәбәрләр урнаштырган һәм теләгән кешеләргә, имештер, волонтерларның банк карталарына тиешле сумманы күчереп, акчалата ярдәм күрсәтергә тәкъдим иткән.
Маргарита Симоньян полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң аферистларны тоткарлаганнар.
Симоньян чын Telegram-каналда язганча, алар төркемнәрдә аның текстларын куйган һәм даими рәвештә акча җыйган. Соңгы ай ярым эчендә генә дә Telegram-каналга язылучыларның 7 миллион сум акчасын урлаганнар.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә аферистларга карата җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев