Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 249 очрагы ачыкланган
72 кешене хастаханәгә салганнар, 177 кеше өйдә дәвалана.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 249 яңа очрагы теркәлгән. 3се — читтән кертелгән, 246сы кешедән йоккан очраклар, дип яза «Татар-информ» МА.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткәнчә, 72 кешене хастаханәгә салганнар, 177 кеше өйдә дәвалана.
Татарстанда коронавирусның 33 мең 147 очрагы билгеле. 26 мең 429 кеше тернәкләнгән.
Барлыгы 1 млн 758 мең 303 кешегә вакцинация үткәрелгән, шуларның 1 млн 165 мең 897се икенче прививкасын ясаткан.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев