Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 242 очрагы ачыкланган

70 кешене хастаханәгә салганнар, 172 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 242 яңа очрагы теркәлгән. 2се — читтән кертелгән, 240ы кешедән йоккан очраклар, дип яза «Татар-информ» МА.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткәнчә, 70 кешене хастаханәгә салганнар, 172 кеше өйдә дәвалана.

Коронавирусның 141 очрагы Казанда расланган. Чистайда — 25, Түбән Камада — 13, Чаллыда 17 кешедә вирус табылган.

Алексеевск һәм Лаешта — җидешәр очрак, Биектау һәм Яшел Үзәндә — бишәр, Нурлатта — 4, Аксубай һәм Питрәчтә өчәр кеше ковид белән авырган. Югары Ослан, Минзәлә, Саба районында икешәр очрак ачыкланган. Апас, Әтнә, Алабуга, Кукмара, Балык Бистәсе. Тукай районнарында коронавирусның берәр очрагы теркәлгән.

10 ноябрьгә Татарстанда коронавирусның 32 мең 898 очрагы билгеле. 26 мең 241 кеше тернәкләнгән. Барлыгы 1 млн 733 мең 171 кешегә вакцинация үткәрелгән, шуларның 1 млн 161 мең 120 се икенче прививкасын ясаткан.

фото: «Татар-информ» МА  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев