Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 50 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 18 485 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 50 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 22 кеше дәваханәгә салынган, 28 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 23, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзән районында – дүртәр, Арча һәм Нурлат районнарында – өчәр, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә районнарында – икешәр, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Питрәч һәм Тәтеш районнарында - берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 18 485 очрагы теркәлгән, 15 118  кеше терелгән, шул исәптән 89 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk