Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган

Бу чорда республикада Covid-19ның 13 818 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ» МА.

Шуларның 3се читтән кертелгән, 87се бер-берсе белән якыннан аралашканда йоктырылган. 34 кеше дәваханәгә салынган, 56 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 42, Саба районында – 6, Мамадыш районында – 5, Чаллы һәм Яңа Чишмә районында – дүртәр, Югары Ослан, Лениногорск һәм Нурлат районнарында – өчәр, Азнакай, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән һәм Ютазы районнарында – икешәр, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Балтач, Буа, Лаеш, Питрәч, Сарман һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бу вакыт эчендә Covid-19ның 13 818 очрагы теркәлгән, 10 841 кеше терелгән, шул исәптән 20се - узган тәүлектә.

Кичә Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Шулай итеп, пандемия чорында республикада 201 үлем очрагы теркәлгән.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk