Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 89 яңа очрагы ачыкланган

Бу чорда республикада Covid-19ның 11412 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 89 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ».

Шуларның 2се читтән кертелгән, 87се - бер-берсе белән якыннан аралашу аркасында йоктырылган. 16 кеше дәваханәгә салынган, 73 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 54, Чаллыда – 6, Әлмәт районында – 5, Бөгелмә районында – 3, Актаныш, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама районнарында - икешәр, Әгерҗе, Арча, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Минзәлә, Саба һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бу чорда республикада Covid-19ның 11412 очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 10 007 кеше терелгән, шуларның 85е -  узган тәүлектә.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk