Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланган
Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 16 132 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Шуларның ике очрагы читтән кертелгән, 84 якыннан аралашканда йоктырылган. 31 кеше дәваханәгә салынган, 55 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда – 43, Яр Чаллыда – 8, Актаныш районында – 6, Нурлат районында – 4, Баулы, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында - өчәр, Алабуга, Мамадыш һәм Питрәч районнарында – икешәр, Аксубай, Алексеевск, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.
Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 16 132 очрагы теркәлгән, 12 623 кеше терелгән, шул исәптән 98е - узган тәүлектә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев