Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 69 яңа очрагы ачыкланган

Бу чорда республикада Covid-19ның 9625 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә  коронавирусның 69 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ».

Шуларның 4се читтән кертелгән, 65е - бер-берсе белән якыннан аралашу аркасында йоктырылган. 13 кеше дәваханәгә салынган, 56 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда коронавирус йоктыруның 30 очрагы ачыкланган, Чаллыда – 13, Саба районында – 7, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш районнарында - икешәр, Апас, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Ютазы районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу вакытка кадәр Covid-19ның 9625 очрагы теркәлгән, 8421 кеше терелгән, шул исәптән 48е узган тәүлектә савыккан.

Кичә республикада коронавирустан ике үлем теркәлгән. Республикада коронавирустан үлүчеләр саны 128гә җиткән.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk